Кыш бабайга хат
Хәерле көннәр! Бүгенге көндә әтиебез мобилизация дулкынына эләгеп, илебез күген саклый. Кызым Әдилә белән аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, кыш бабайга хат язарга булдык.
Утырдым да бер почмакка
Ручка алдым кулыма
Хәрефләр тезеп ак биткә
Хат яздым Кыш бабайга.
Исәнме, Кыш бабай, диеп,
Ни хәлләрдә ятасың,
Теләкләрем барсын-барсын
Капчыгыңа салырсың.
Сәламәтлек сорыйм иң беренче,
Сәламәтлек кирәк һәркемгә,
Ипләп кенә салып куй аны син,
Капчыгыңның иң-иң төбенә.
Балалары булсын һәр гаиләнең,
Аларда бит дөнья ямьнәре.
Балаларның көр тавышы белән
Гөрләп торсын өйнең түрләре.
Вируслар дөнья йөзеннән
Тизрәк бетсен иде,
Әби-бабайга пенсия
Гел артып торсын иде.
Әти-әни эш хакын
Гел көрәп алсын иде,
Көри-көри көрәкләре
Сына да язсын иде.
Ә үземә? Күп тә кирәк түгел,
Тик әтием кайтсын ерактан.
Сау-сәламәт, исән-имин булсын,
Күңел тулсын иде шатлыктан!
Илләребез тизрәк тынычлансын,
Көтсен безне аяз киләчәк,
Сабырлык бир көтә белгәннәргә
Җиңеллекләр әле киләчәк.
Капчыгың да тулыр инде,
Хатым да бетеп килә,
Сиңа изге теләк телим,
Айдар кызы Әдилә!
Ахсанутдинова Әдилә Айдар кызы, 9 яшь, Балтач районы Сәрдек авылы.