Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 апреля 2016 06:50

Мөслимнән Карина Нугаева яза

Без Тукайны яратабыз! Без беркөнне дәрестә  Габдулла Тукай турында сөйләштек. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Быел 26 нчы апрельдә Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге датаны мәктәбебездә дә, районда да зурлап билгеләп узачаклар. Чөнки без аңа әзерләнәбез, бәйгеләрдә катнашабыз. Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадык, шигырьләрен ятладык, районның...

Без Тукайны яратабыз!

Без беркөнне дәрестә  Габдулла Тукай турында сөйләштек. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Быел 26 нчы апрельдә Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге датаны мәктәбебездә дә, районда да зурлап билгеләп узачаклар. Чөнки без аңа әзерләнәбез, бәйгеләрдә катнашабыз. Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадык, шигырьләрен ятладык, районның «Туган як» музее уздырган кул эшләре конкурсына катнаштык.

Мин Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләрен беләм. «Гали белән Кәҗә», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Туган тел», «Бу кайчак була?» шигырьләрен укыдым. Әдәби уку дәресендә мәсәлләре белән дә таныштык. Габдулла Тукай язган әсәрләр безне әдәпле, эшчән, сабыр һәм акыллы булырга өйрәтә.

Карина Нугаева, Мөслим, Вәрәшбаш, 2 нче сыйныф.