Мәзәкләр
«Салават күпере» мәзәкләре
1. Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә:
− Бу нинди хәреф?
− Ө-ө-ө.
− Ә бу рәсемдә нәрсә?
− Өтәч.
2. − Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән?
− Ишегалдында. Балаларга чикләвек ватыша.
3. − «Ай донт ноу» ничек тәрҗемә ителә?
− Мин белмим...
− Син дә белмисең икән!…
4. Урыс теле дәресе:
− Рустам, телефон звОнит или звонИт?
− Белмим, апа, у меня шалтырата
5. Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
– Кем?
– Укытучы.
– Каян белдең?
– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.
6. Укытучы – Вәлигә:
– Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!
– Агармаячак!
– Нишләп?
– Чөнки аның башы пеләш!
7. Айрат мәктәптән кайтып кергәч:
− Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
− Нишләп?
− Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!