Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 апреля 2016 10:24

Рәзил Даутов шигыре

Тукайны искә алып. Моннан бик күп еллар элек Ятим малай яшәгән Бәләкәй генә булса да Авыр эшләр эшләгән. Үксез бала һәркайда да Тик артык кашык булган. Дөньяга танылган шагыйрь Бәхетсез булып туган. Яратам Тукай абыйның «Шүрәле» әкиятен. «Киткән, - ди, - егет урманга Булган, - ди, - караңгы төн». Былтыр...

Тукайны искә алып.

Моннан бик күп еллар элек

Ятим малай яшәгән

Бәләкәй генә булса да

Авыр эшләр эшләгән.

Үксез бала һәркайда да

Тик артык кашык булган.

Дөньяга танылган шагыйрь

Бәхетсез булып туган.

Яратам Тукай абыйның

«Шүрәле» әкиятен.

«Киткән, - ди, - егет урманга

Булган, - ди, - караңгы төн».

Былтыр дигән зирәк егет

Шүрәлене алдаган.

Ярыкка бармагын тыгып,

Хур булган бит, и-и-и надан.

«Су анасы» әкияте

Урлашмаска өйрәтә.

Урламаска,алдамаска

Әниләрне бигрәк тә.

Тукай абыем шикелле

Шагыйрь булырмын әле.

Күңелемдә хисләремнең

Яз бөреседәй мәле.

Рәзил Даутов, Норлат, Киекле, 3 нче сыйныф.