Рузилә Нуриева әкияте
Алтын тиен Яшәгән ди, булган ди, Алтын тиен. Кояш нурларында сикерсә, ул шундый ялтырый икән, хәтта кузләр чагыла! Ул яшь имәндә яшәгән. Бервакыт тиен җиләк җыярга киткән. Бара торгач, ул шиңгән чәчәкләрне күреп аптыраган. Һәм чәчәкләр аланының хужасы – керпе янына йөгергән. − Керпе, нишләп чәчәкләр шиңгән? − дип сораган...
Тиен:
− Күл дә күл түгел,чүлгә әйләнгән. Бер тамчы да суы калмаган. Янгыр да яумый ичмасам.
Шулай дигән дә тиен, күрше урманга йөгергән. Анда аның дусты тукран яшәгән. Ул hәрвакыт hава торышын дөрес итеп әйтә икән. Тукран:
− Һава торышы hәрвакыт кояшлы, эссе булачак. Бер болыт кисәге дә булмаячак, − дигән.
Тиен бик курыккан: гөмбә дә, чикләвек белән җиләк тә үсмәячәк бит. Ул юлын дәвам иткән. Шунда бер басуга житкән. Андагы чайкалып утырган башакларны күреп, кычкырып җибәргән:
− Безнең икмәк булса да булачак икән бит, − дигән.
Ул алга таба йөгергән. Анда бер шарлавык янына килеп житкән. Аның янында бик күп җиләкләр үсә икән, суы да чип-чиста hәм су күселәре йөзеп йөри икән. Алар тиенгә:
− Сез нишләп шундый корылыкта яшисез? Урманыгыз белән безнең янга күчеп килегез, − дигәннәр.
Шулай итеп, Алтын тиен бөтен урманда яшәүчеләргә, шарлавык янында яңа өй тапкан. Алар бергә-бергә бик күңелле яшәгәннәр.
Рузилә Нуриева, 6 яшь, Зур Кукмара, Кукмара.