Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 марта 2016 00:00

Сарманнан Ләйсән Хафизова әнисе турында яза

 Көләч йөзле, йомшак куллы әнием       Җир йөзендә иң матур сүз – әни! Ул барыбызга якын, беренче сүз. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә генә булса да, аңа һәрчак әни кирәк. Аның ягымлы карашы, назлы сүзе кирәк....

 Көләч йөзле, йомшак куллы әнием

      Җир йөзендә иң матур сүз – әни! Ул барыбызга якын, беренче сүз. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә генә булса да, аңа һәрчак әни кирәк. Аның ягымлы карашы, назлы сүзе кирәк.

      Минем әниемнең исеме Рәмилә. Ул хисапчы булып эшли. Мин аның көләч йөзен, йомшак кулларын, елмаюын яратам. Әнием гөлләр ярата. Ул өебезгә ямь, нур өсти. Тәмле теле белән безгә кызым, улым, дип эндәшә. Әнием киң күңелле, сабыр кеше. Ул аш-су пешерергә дә бик оста. Аның пешергән ризыкларын бик яратып ашыйбыз. Мин әниемне бик яратам. Аңа озын гомер, сәламәтлек һәм балаларының изгелекләрен күреп, әтием белән тигезлектә яшәүләрен теләп калам.

Ләйсән Хафизова, Сарман, 4 нче сыйныф.