Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 08:44

Шамил Мортазин язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Бөек Ватан сугышы елларында әбием Мәйшәрәф Шәймуллина һәм бабам Абдулкави Гыйматов сугыш кырын төрле юллардан үтәләр. Абдулкави Гыйматов Бөек Ватан сугышына 1941 елның август аенда китә, шул ук елны 76 нчы танк дивизиясенә командир итеп, соңга таба реактив кораллар белән идарә итүче командир итеп билгеләнә. Безнең ил сугышчылары бу коралга «Катюша» исеме бирәләр. 1942 елның нояберендә бабам 379 нчы артиллерия –зенит девизиясенә күчерелә. Бу дивизия Казанда оештырыла. Алга таба тагын да авыррак юл үтәргә туры килә командирга. Сугышның иң кызу ноктасы булган «Курск» дугасындагы каты сугышларында була. Украина, Венгрия җирләрен дошманнардан азат итүдә дә катнаша.

Сугышка кадәр алар Балтач районында яшиләр, әбием Мәйшәрәф Шаймуллина сугышка кадәр укытучы, бабам Абдулкави Гыйматов колхозда эшли. Сугышка кадәр алар бер-берсен белгән булсалар да, сугыштан сон бергә булачакларын белмиләр.

Сугышның кызган бер мәлендә 1943 нчы елның көзендә Белгород өлкәсеннең Готня станциясендә очрашалар. Шушы очрашу аларның киләчәк тормышларын хәл итә дә инде.

Әбием Готня станциясендә сакта торган вакытта, артыннан кемдер:

          Мәйшәрәф, Исәнмесез! − диеп эндәшә.

Бөтен кызлар да тавыш килгән якка борылып карыйлар. Аларга каршы әкрен генә чатанлап бабам атлый.

          Мәйшәрәф! Әллә мине таныймыйсыз инде? − диеп тыныч кына сорый.

Әбием эндәшми.

          Нурмаш мәктәбен искә төшерегез әле! Мин шул мәктәпнең укучысы Абдулкави булам − диеп әйтә.

Озын сугыш юлы үткән бабам чыныккан, олыгайган ир-атка охшаган була. Әбием аны тиз арада гына таный алмый. Якташларның сугыш кырында көтмәгәндә очрашуы сирәк күренеш, ләкин аларның анда сөйләшеп торырга вакытлары булмый. Шушы кыска кына очрашуда алар адресларын алышалар да, төрле фронтларга таралышалар. Сирәк кенә язылган хатлар аларның исәнлеген белгертеп тора. Алар арасындагы мәхәббәт сугышның иң кызган вакытында туа. Шушы мәхәббәт икесенең дә тормышын саклап кала шикелле. Әбием сугыштан 1945 елның август аенда кайта, озын сугыш юлы үтә ул! Казаннан Будапешка кадәр барып җитә.

Кызыл Йолдыз ордены, «Сугыштагы батырлыгы» өчен медале һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән бабам 1947 елның мартында гына сугыштан кайта. Җиңү бәйрәмен Прага тирәсендә каршылый. Сугыштан соң аларның очрашуы туй белән тәмамлана. Яшь гаилә Саба районының Иштуган авылында төпләнә. Әбием сугыштан сон укыту эшенә керешә. Бабам Арча районында урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли. Алар 46 ел бергә тормыш итеп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр, алар бөтенесе Татарстан җирендә яшиләр. Кайберләре Республиканың танылган шәхесләре. Әбием 1993 елны, бабам 1998 елны вафат була.

Шамил Мортазин, 4 яшь, 186 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасы, Казан.