11 января 2025 15:39
Шигырьләр
Балалар иҗаты
Табигать матурлыгы
Табигать, табигать,
Бик матур ул, җәмәгать!
Җәй көненең табигате
Күңелгә бирә рәхәт
Кыш көнендә ап-ак көрткә
Чумып уйнавы рәхәт.
Эссе жәйле, салкын кышлы,
Табигатькә мең рәхмәт!
Кар ява
Кар ява, кар ява,
Энже матур кар ява.
Сокланып карыйм аңа,
Матурлыгы өр-яңа.
Күптән күргән булмады,
Җәй көне бик сагындым.
Шушы матур кар тавына,
Сокланып карап тордым .
Кар көрәргә кирәк, ләкин
Барыбер мин яратам!
Суык булса да кышымны,
Чын күңелдән яратам.
Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт гомуми белем бирү мәктәбе. Укытучысы: Габдрафикова Алсу Илдус кызы.