Укучыларыбыз иҗаты
Мөслим гимназиясенең 4 в сыйныфы укучылары иҗаты
Кышкы җылы көннәрдә
Кыш - иң күңелле вакытларның берседер. Бигрәк тә кышкы каникулларны көтеп алам мин. Чөнки озак ялларда төрле кызыклы эшләр белән мавыгып була. Мин бигрәк тә дусларым белән саф һавада уйнарга яратам. Без бергәләп чана шуабыз, кар тәгәрәтәбез, йөгерәбез, куышабыз. Кайбер көннәрдә безне караңгы төшкәнче өйдә күрмиләр. Бу ялларда бигрәк тә рәхәт булды, чөнки кыш булса да, көннәр артык салкын булмады.
Хәсәнов Ринас
Телефонсыз ял
Кем телефонда уеннар уйнарга яратмый микән ул? Без – балалар гына түгел, хәтта олы яшьтәге апа-абыйлар да күп вакытларын телефонда уйнап уздыра. Без каникулга киткәндә укытучы апабыз безгә телефонда утырмагыз, башка шөгыль табыгыз диде.
Мин нишлим микән дип, баштарап аптырап йөрдем дә, аннан әкренләп үз-үземә эш таба башладым. Дусларымны чакырып, тышта төрле уеннар уйнадык. Икенче көнне район күләмендә уздырылган футбол командабыз белән ярышта катнашып өченче урынны яуладык. Безнең тренерыбыз Шамил абый бик тырыш һәм таләпчән укытучы. Ул безне футболның барлык нечкәлекләренә дә өйрәтә. Без тренировкага сыйныфташларым Сабитов Рамзан, Хаҗиев Тимур белән йөрибез.
Аннары Төмән өлкәсендә уздырылган халыкара балалар иҗат бәйгесенә әзерләндем. Конкурска Аллаһыбыз илчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын чагылдырган вәгазь сөйләп, видеязма җибәрдем. Казан шәһәрендә апамнарда кунакта булып, башкалабызның матур җирләрен тамаша кылдым. Әлбәттә инде, иң күңелле ял, бабам белән әбиемнәрдә, авылда булды. Әбинең тәмле коймаклары, итле пәрәмәчләре белн сыйландым. Авылда беренче укытучым – Айсылу Булатовнаны да күреп кайттым әле. Шулай итеп, бик озын тоелган кышкы яллар, сизелми дә узды да китте. Телефон тотарга вакыт та калдмады.
Фирас Нассер
Шәһәр чыршысын күрдек
Яңа ел без – балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә бик күңелле бәйрәм. Матур-матур бүләкләр белән башланган бәйрәм, тәмле-тәмле ризыклар белән тулы табын артында дәвам итә. Ә аннан инде... районның үзәк мәйданындагы чыршы буендагы уен-көлкеле Яңа ел тамашасы. Бигрәк тә бәйрәм ялларын гаилә белән уздырасың.
Без быел ялларда Яр Чаллы шәһәренә бардык. Шәһәр чыршысы бигрәк тә зур, бигрәк тә матур иде. Анда төнге матур шәһәр урамнарында йөрдек, тәмлүшкәләр белән сыйландык. Туганнарга бүләкләр бирештек. Бик кызык булды.
Сираева Ралина