Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 января 2017 06:39

Язгөл Гайнуллина язмасы

Кыш Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирә-юньне аклыкка-пакълеккә күмеп кыш килде. Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның...

Кыш

Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирә-юньне аклыкка-пакълеккә күмеп кыш килде. Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге, матурлыгы шундадыр.

Кыш – минем иң яраткан ел фасылы. Чөнки бөтен җир ап-ак, аклык күзләрне иркәли һәм назлый. Беренче кар төшүгә мин чаңгы шуа башлыйм. Көннәр әз генә җылынып китсә, мин кар бабай ясарга яратам.

Һәр ел саен мин Яңа ел төнендә нинди дә булса могҗиза, я тылсым көтәм. Иртә белән уянуга, чыршы төбен карыйм, анда Кыш бабай нинди дә булса бүләк калдырган була. Кыш шуның өчен дә якын миңа. Кышның каникулларын да көтеп алам мин. Ә күпме шатлык алып килә ул кышкы ял вакыты. Әти-әниләр белән Казан чыршыларын карарга барабыз, анда кызыклы уеннар да оештырыла. Шулай итеп кышның үтеп китүен сизмичә дә калабыз.

Язгөл Гайнуллина, Саба гимназиясе, 5 а сыйныф.