Актаныш районы Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары иҗаты
Әкиятләр
Заманча әкият.
Борын заманда түгел, хәзерге заманда булган бу хәл. Бер әнинең ике улы булган. Әниләре аларны тәрбияләгән, ашаткан, киендергән. Малайлар гел телефонда утырганнар. Алар көне буе төрле уеннар уйнаганнар. Саф hавага уйнарга да чыкмаганнар. Мәктәпкә барыр вакыт җиткән. Карасалар, малайлар үз телләрен онытканнар, сөйләшә дә белмәгәннәр. Өйләренә ак сакаллы бабай килеп кергән. Таягын селтәп җибәргән. Телефоннар юкка чыккан. Тагын бер селтәп җибәргән, малайларның хәтерләре ачылган. Алар дөньяның матурлыгын күргәннәр. Эшләп арыган әниләрен кочаклаганнар. Башка телефонга тотынып та карамаганнар.
Шәйхуллин Искәндәр, Актаныш районы Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Алдакчы тычкан.
Борын-борын заманда яшәгән ди, эт, песи һәм тычкан. Алар үзара тату булып бер өйдә яшәгәннәр. Эт белән песи ауга йөргән, тычкан ашарга пешереп аларның кайтуын өйдә көтеп торган,ди.
Беркөнне тычкан пешергән ризыгын үзе ашап бетергән. Эт эштән кайтып ашарга сораган, тычкан: “ашауны песи ашап бетерде” дип алдаган.Эт песине ачуланган, хәтта өйдән куып чыгарган. Песи тычканга бик үпкәләгән, аны тотып ашамакчы булган.
Шулай итеп, алар арасында дуслык беткән. Шул көннән башлап, алар бер-берсен дошман күргәннәр,ди.
Исмаилов Рузат, Актаныш районы Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Ташбака
Яшәгән ди, булган ди бер бака. Ул шундый җитез булган хәтта йөгергәндә җитез куянны да узып киткән. Көннәрдән бер көнне урман патшасы хайваннарны җыйган.
- “Иртәгә хайваннар арасында йөгереш була.Урманның иң җитез хайванын билгелибез”- дигән.
Бар хайваннар да риза булдылар.
Менә йөгереш башланды. Куян баканы узды .Баканың ачуы килде һәм куянга таш ыргыта башлады. Куян егылып калды . Бу күренешне урман патшасы күрде һәм баканы ачуланды.
- “Бу явызлыгың өчен мин сиңа таш куям”- диде.
Шуннан соң бака ташбакага әйләнде.
Камалова Нурия, Актаныш районы Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.