Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 января 2025 10:10

Укучыларыбыз иҗаты

Шигырьләр

Җанга якын туган ягым!
Туган ягым, изге ягым,
Таныйм аның һәр ягын –
Чишмәләрен, тауларын.
Күрми калмыйм таңнарын.
Гөл чәчәк, ал чәчәк,
Ничек соң монда рәхәт!
Туган ягымны онытмам,
Матур булсын киләчәк.
Авылыбыз һәрчак балкып торсын,
Күз нурыдай аны сакларбыз.
Киткәннәр дә аны искә алсын,
Беркайчан да кире какмабыз.
Авылларда кешеләр бетсә,
Кешеләрсез ничек яшәрбез?!
Басуларда иген игелмәсә,
Ачлык чире килсә нишләрбез?!
Яшә, авылым, яшә гөрләп,
Яшәү юлларын эзләп .
Адымыңны бик сак атла,
Ялгыш юлларың булса, төзәт.
Сүнмә, авылым, сүнмә
Яшәү өметебез синдә!

Гүзәлләрдән гүзәл Мамадыш

Гүзәлләрдән гүзәл, матурлардан матур,
Туган җирем минем - Мамадыш.
Күңелемне назлый, җанны дәвалый,
Табигатең синең, Мамадыш.
Һәрчак макталасың, эштә данланасың,
Уңыш яулар тырыш халкың бар.
Озак яшә әле,гөрлә, яшьнә әле,
Синең моңа тулы хакың бар.


Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе. Укытучысы: Габдрафикова Алсу Илдус кызы.