Балам бар. Баланы беренче 40 көн күрсәтергә ярыймы?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Безнең халык шундый кызык. Еш кына бала туганнан соң 40 көн аңа «күз тия, бер кешене кертмәгез, бер кая бармагыз» дигән киңәшләр бирәләр. Әбиләр безне күз тию белән куркытып тора. Моңа бер карасаң, ышанып та була. Икенче яктан бик сәер кебек. Медицина ягыннан Сез моны хаклыйсызмы, әллә тәнкыйтьлисезме?
Илдус Лотфуллин: Гореф-гадәтләр төрле була. Кайсыбер гореф-гадәтләр ялгыш, алар искедән калган хорафатлар. Дөрес булмаган фикерләрдән төзелгән. Ләкин, минемчә, 40 көн кагыйдәсе ул бик дөрес кагыйдә. Ул бөтен яклап гаилә өчен, әни өчен, бала өчен дә файдалы.
Фото ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителде.