Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 сентябрь 2026 17:18

Балам бар. Балага өстәмә ризык бирүне кайчан башларга?

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.

Зилә Яз: Прикорм. Ягъни бала сөттән яки ясалма сөттән кала өстәмә ризык бирү турында сөйләшик. Бу баланың тормышында мөһим вакыйга. Ул төрле тәмнәр белән таныша. Сезнеңчә бу кайчан башланырга тиеш?

Илдус Лотфуллин: Моңа фәнни яктан исбатланган җавап бар. 4 айдан башлап күпчелек бала прикорм ашарга әзер. 6 айга кадәр кичектереп торырга була. Әмма 6 айдан соң кертү соң!

Пюредан башлыйбыз, бер яшькә җитәрәк ризыкны кисәкләп бирергә була. 

Бала әзер икән берьюлы күптөрле ризыклар (боткалар, яшелчәләр, итләр) бирә башларга ярый.

8 айга кадәр балага 9 аллерген ризык биреп карарга кирәк: сөт, бодай, күкәйнең сарысы да, агы да, балык, арахис, миндаль, Әстерхан чикләвеге, кунжут.