Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 мая 2025 15:46

Кәрим Тинчурин театры Балаларны яклау көне уңаеннан «Былтыр маҗаралары» дип аталган интерактив тамаша тәкъдим итте.

Кәрим Тинчурин театры Балаларны яклау көне уңаеннан «Былтыр маҗаралары» дип аталган интерактив тамаша тәкъдим итте. Биредә сәламәтлекләре чикле сабыйлар да катнашты.

Үзенчәлекле тамаша спектакльләр куела торган гадәти залда түгел, ә театрның холлында бара. Берничә тукталыштан торган сәяхәт бинаның
беренче катында, ишек төбеннән үк башланып китте. Тамашага килгән балаларны һәм аларның әти-әни, әби-бабайларын Былтыр (Салават Хәбибуллин) үзе каршы ала. Ул аларга игътибарлыкка нигезләнгән биремнәр үтәргә кушты. 
Интерактив тамашаның киләсе вакыйгалары театрның икенче катында дәвам итте. Балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрендәге башка геройлар белән танышты. Җыр-биюләр белән үрелеп барган вакыйгаларда Күбәләк, Су анасы һәм Шүрәле катнашты. Кечкенә тамашачылар, төрле кызыклы биремнәр үтәп, әкияти
геройларга мәшәкатьләрен чишәргә ярдәм итте.

Галерея