Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 декабря 2023 14:08

Ленар Шәех шигырьләре

Попугай сөйләшә, Арыслан көрәшә...

Алдамыйм

 

Попугай сөйләшә,

Арыслан көрәшә.

Тынгысыз көнгерә

Сикереп йөгерә.

 

Боланнар чабалар,

Шөпшәләр чагалар.

Зубрлар сөзәләр,

Черкиләр сизәләр.

 

Мәчеләр сугыша,

Еланнар шуыша.

Ә этләр өргәли,

Маймыллар үрмәли.

 

Юлбарыс ташлана

Һәм алыш башлана.

Бегемот, бегомот –

Беркемгә тими, вот!..