Сания инде зур үсте..
Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма», – ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга.
(Өзек)
Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма», – ди.
Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» – ди торгандыр инде ул. Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда, әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» – ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек!
Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп барыйк!» – ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп:
– Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! – дигән шикелле елмаеп калалар.
Госман Бакир