Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 сентябрь 2026 15:40

Тәрбиячеләр көненә бүләккә – шигырь!

Тәрбиячеләр көненә әзерләнеп, матур шигырьләр өйрәнәбез!

Ел саен 27 сентябрәдә без мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче барлык хезмәткәрләрне – тәрбиячеләрне, методик хезмәткәрләрне, логопедларны, психологларны, музыка җитәкчеләрен, физкультура инструкторларын, ярдәмче тәрбиячеләрне һәм башка хезмәткәрләрне котлап, аларның хезмәтенә рәхмәт әйтәбез.

Бу бәйрәм балаларның иң беренче адымнарын күзәтүче, аларның үсешенә зур өлеш кертүче кешеләрнең хезмәтенә игътибарлы булу өчен мөһим. Чөнки тәрбияче булу – гади генә эш түгел, бу – зур сабырлык, мәхәббәт һәм киң күңеллелек таләп итүче изге хезмәт.

Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәрдә балалар үзләренең тәрбиячеләренә махсус чыгышлар әзерли, открыткалар һәм кул эшләре бүләк итәләр. Әйдәгез, бәйрәмгә әзерләнә башлап, матур шигырьләрнең өзекләрен яттан өйрәник.

 

Бакчабызда балалар күп – 

Зурлары, нәниләре. 

Яннарында бөтерелә 

Икенче әниләре. 

Гөлнара Нургаязова

 

Халык милләт буламыни, 

Булмаса тәрбиясе. 

Тәрбиягә җан өрүче 

Синдер ул – тәрбияче.

Фирдәүсә Кәримова

 

Һәр баланы үз сабые сыман

Иркәли ул, сөя, ярата.

Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен

Тәрбиячеләргә карата.

 

Эшегезгә тугры булган өчен

Рәхмәт әйтә әти-әниләр.

Тәрбияче икенче әни дип

Юкка гына, юкка әйтмиләр.

Данис Фәхретдинов

 

Тəрбияче – синең бəйрəм бүген!

Җылы сүзләр сезнең хөрмəткə.

Авыр хезмəтеңдә зур уңышлар!

Лаеклы син олы рəхмəткə.

Алсу Закирова

 

Рәсем ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителде.