Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 января 2024 10:31

Татар халкының камыр ашлары

Татар халкының камыр ашлары бик тәмле һәм туклыклы.

Татар халкының камыр ашлары бик тәмле һәм туклыклы. Алар барысы да камырдан әзерләнә. Камырны халкыбыз ике төрле итеп ясый. Су яисә сөт, май, он, йомыркадан ясалган камыр «төче камыр» дип атала. Чүпрә кушсаң, әче камыр килеп чыга.

Камыр ризыкларының иң гадие  кабартмаАны мичтә дә, кайнап торган майда да пешерәләр. Кабартма камырдан гына тора, аның эченә бернәрсә дә салынмый.

Ә бу кыстыбый. Ул – иң борынгы ризыкларның берсе. Аны төче камырдан әзерлиләр. Юка итеп җәяләр, коры табада пешерәләр, эченә бәрәңге боламыгы сылыйлар. Ә менә 19 гасырга кадәр кыстыбыйны тары боткасы белән ясаганнар.  

Ә бу – бәлеш. Ул – табын күрке, иң затлы ризыкларның берсе. Бәлеш төче яисә әче камырдан ясала. Аның эченә ит, суган, ярма яисә бәрәңге салына.

Бәлешне зур итеп тә, кечкенә итеп тә ясыйлар. Кечкенә бәлешләр «вак бәлеш»дип атала. Әле тагын татлы бәлешләр дә бар. Мәсәлән, алма бәлеше, балан бәлеше, җимеш бәлеше. Аларны чәй янына чыгаралар.

Ә бу – өчпочмак. Аны гадәттә әче камырдан әзерлиләр, эченә ит, бәрәңге һәм суган салалар. Өчпочмак формасында ясалган бу камыр ризыгына Казанның “Туган авылым” комплексында хәтта һәйкәл дә куелган.

Пәрәмәч әче камырдан ясала. Эченә ваклап туралган яисә тарттырылган ит һәм суган салына. Кайнап торган майда кыздырыла. Бөккән ярым ай формасында эшләнә, эченә төрле яшелчәләр (кабак, кишер, кәбестә) салына.

Гөбәдия катлы-катлы, түгәрәк итеп ясала. Камыр эченә эремчек белән шикәрдән пешерелгән корт, дөге, йөзем, йомырка, атланмай һәм шикәр комы салына.

Шулай да татар халкының иң билгеле ризыгы булып чәкчәк санала. Риваять буенча, Болгар ханы улының туена моңарчы таныш булмаган тәмле һәм затлы чәй ашы әзерләргә куша. Ханлыктагы барлык пешекчеләр, узыша-узыша, тәм-том әзерли башлый. Шулай да ханның күңеленә гап-гади көтүче хатыны әзерләгән ризык хуш килә. Йомыркадан, оннан һәм балдан ясалган бу чәй ашын, кечкенә өлешләрдән торганга, ул «Чак-чак» дип атый. Соңыннан халык теленә ул чәкчәк булып кереп кала. Чәкчәк – Татарстанның чып-чын символы. Республикабыз һәм башкалабыз кунаклары сувенир итеп нәкъ менә чәкчәк сатып ала. Бу камыр ашының Казанда хәтта музее да бар.