13 февраль – Бөтендөнья радио көне
Кешеләр элек-электән бер-берсенә мәгълүмат тапшыру, хәбәр бирү юлларын эзләгәннәр. Борынгы кешеләр моның өчен барабан тавышын, учактан чыккан төтенне кулланган, бер-берсенә хәбәр йөртүче чапкыннар җибәргән. Чапкын тапшырасы хәбәрен онытмасын өчен, аңа мәгълүматны еш кына рифмалаштырып, шигырь юлларына салып биргәннәр. Хәбәр бирүченең хәтере яхшы булырга, ул үзе тиз йөгерергә, дошманнар күзенә чалынмаска...
Кешеләр элек-электән бер-берсенә мәгълүмат тапшыру, хәбәр бирү юлларын эзләгәннәр. Борынгы кешеләр моның өчен барабан тавышын, учактан чыккан төтенне кулланган, бер-берсенә хәбәр йөртүче чапкыннар җибәргән. Чапкын тапшырасы хәбәрен онытмасын өчен, аңа мәгълүматны еш кына рифмалаштырып, шигырь юлларына салып биргәннәр. Хәбәр бирүченең хәтере яхшы булырга, ул үзе тиз йөгерергә, дошманнар күзенә чалынмаска тиеш булган. Диңгездә йөргән кораблар маяк ярдәмендә бер-берсенә хәбәр бирә торган булганнар.
Хәбәрне, тавышны ерак араларга тапшыру идеясе радио уйлап чыгаруга этәргеч булган да инде. Бу бөек ачышны булдыручылар дип без 6 бөек галимне атый алабыз: рус галиме Александр Степанович Попов, серб Никола Тесла, француз Эдуард Бранли, италияле Гульельмо Маркони, алман Генрих Герц, америкалы Эдвин Амстронг.
Шулай да алардан беренче булып нәкъ менә Александр Попов, проводларны кулланмыйча гына, электромагнит дулкыннар ярдәмендә ерак араларга тавышны тапшырып булуына ышанган, һәм когерер дигән элемент ярдәмендә дөньядагы иң тәүге радиоалгычка нигез салган. Ул аны 1895 елның 7 маенда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән. Шуңа күрә 7 май – Россиядә радио көне буларак бәйрәм ителә.
1946 елның 13 февралендә исә халыкара радиоэфирда беренче интернациональ «Радио ООН» станциясе эшли башлый. Шуңа күрә Бөтендөнья радио көне дип нәкъ менә 13 февраль санала. Бу көн – радиода эшләүчеләр өчен дә, аларның тугры җанатарлары өчен дә зур бәйрәм.