Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 июнь 2026 11:06

Җимеш агачлары

Алма, армут, слива, чия, абрикос, шәфталу, әфлисун, мандарин, анар, инжир, манго, папайя. Дустым, болар барысы да – җимешләр. Алар агачта үсә. Безгә татлы җимеш бирә торган мондый агачларны без «җимеш агачлары» дип атыйбыз.

Безнең бакчаларда алмагач, армут, слива, чия агачларын очратырга мөмкин.

Бу – алмагач. Аның биеклеге 12 метрга җитә. Алмагач гадәттә 60–70 ел яши һәм уңыш бирә. Ә менә иң карт алмагачка 374 яшь. Ул АКШның Манхэттон утравында үсә һәм хәзер дә уңыш бирә икән! Алмагачның җимеше – тәмле һәм сусыл алма. Аның 7 меңнән артык төре – сорты бар. Җирдәге барлык алма бакчаларын бергә җыйсак, алар биләгән мәйдан 5 миллион гектарга җитәр иде! Алмадан кайнатма, компот, алма суы ясыйлар, как коялар, киптереп куялар.

Дустым, ә бу – груша яисә армут агачы. Бер агач 100 ел буе уңыш бирергә мөмкин. Армут – бик сусыл һәм тәмле җимеш.  Аннан кайнатма,  компот ясыйлар, киптереп куялар. Ә тагын ул бик файдалы! Груша югары тән температурасын төшерә, тешнең эмален ныгыта, кәефне күтәрә. Армут агачыннан йорт җиһазлары, савыт-саба һәм  музыка уен кораллары ясыйлар.

Бу – слива агачы. Аның җимеше – слива яисә кара җимеш. Ул бик тәмле һәм баллы. Аннан кайнатма, компот, как ясыйлар, киптереп куялар. Слива ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ашыйсы килү теләген арттыра, организмны ныгыта.

Бу – чия агачы. Аның җимеше – чия. Ул сусыл, бераз гына әчкелтем һәм бик тәмле! Аннан кайнатма һәм компот ясыйлар. Чия канны чистарта, организмны зарарлы матдәләрдән арындыра, йөрәкне ныгыта, югары тән температурасын төшерергә ярдәм итә.

Дустым, җимешләр барысы да шундый тәмле һәм файдалы, шулай бит? Тик җимеш бирә торган агачларны үстерү өчен күп урын кирәк. Ә менә Америка Кушма Штатлары профессоры Сэм Ван Акен 40 җимеш бирә торган агач уйлап тапкан! Әйе-әйе, бер агачта берьюлы 40 төрле җимеш өлгерә. Алар арасында слива, шәфталу, абрикос, нектарин һәм чиянең төрле сортлары бар. Язын бу үзенчәлекле агач хуш исле матур чәчәкләре, ә җәен һәм көзен татлы җимешләре белән куандыра.