Кашык һәм чәнечке тарихы
Кашык – гади һәм бик кирәкле өстәл җиһазы.
Галимнәр фикеренчә, ул моннан 7 мең ел элек барлыкка килгән.
Кашык уйлап табылганчы, борынгы кешеләр ашау өчен диңгез кабырчыкларын һәм чикләвек кабыкларын кулланган. Беренче кашыклар кызыл балчыктан ясалган. Алар кыска тоткычлы чүмеч формасында булган. Соңрак кашыклар агачтан, хайван сөякләреннән һәм мөгезләреннән, бронзадан, алтын белән көмештән ясала башлаган.
Россиядә агач кашыклар популяр булган. Алар усак, өрәңге, каен, юкә, слива агачы һәм алмагачтан ясалган. Соңрак бакыр кашыклар барлыкка килгән. Тик аларны, алтын һәм көмеш кашыкларны кебек, бары тик байлар гына сатып ала алган.
18 гасырда алюминий ачылган. Син беләсеңме, бу металлдан ясалган кашыклар бик кыйммәтле булган. Алар бары тик иң кадерле кунакларга гына тәкъдим ителгән. Хуҗалар үзләре алтын һәм көмеш кашыклар белән ашаган. 20 нче гасырда тутыкмый торган корыч барлыкка килгән. Бүген дөньядагы кашыкларның күбесе бу металлдан ясала. Ә көмеш кашыкларны хәзер, беренче теш чыгуын котлап, нәниләргә бүләк итәләр.
Ә менә чәнечкегә охшаган беренче җиһазлар моннан 4 мең ел элек Борынгы Кытайда барлыкка килгән. Алар зур булган һәм уртак савыттан ризыкны үз яныңа алып кую өчен генә кулланылган.
1072 елда Византиянең император сараенда беренче шәхси чәнечке ясалган. Бу алтын аш җиһазының ике теше һәм перламутр белән бизәлгән кыска тоткычы булган. Ул ит һәм балык ризыкларын куллары белән ашарга теләмәгән Византия принцессасы өчен эшләнгән.
17 гасырда чәнечке Россиягә килгән. Гади халык тарафыннан начар кабул ителгән, алар кашык һәм кул белән ашауны кулайрак күргән. 19 гасырда чәнечкене көмештән, ә соңрак тутыкмый торган корычтан ясый башлаганнар. Хәзер ул – бик киң таралган аш җиһазы.