Абдулла Алиш урамы
Казанның Салмачи бистәсендә Абдулла Алиш урамы бар. Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә элеккеге Казан губернасы Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Абдулла тату, хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә. Мәктәптә уку елларында А.Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән...
Казанның Салмачи бистәсендә Абдулла Алиш урамы бар.
Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә элеккеге Казан губернасы Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Абдулла тату, хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә.
Мәктәптә уку елларында А.Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән беррәттән, драмма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөрүче була, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.
Казанга килгәч, ул әдәбият түгәрәкләренә йөри, техникум һәм яшьләр тормышы турында язган хәбәрләре белән республика көндәлек матбугатында күренә башлый. «Техника», «Пионер каләме» журналларында, Татарстан радиокомитетында эшли. Язучы хикәяләр, пьесалар, очерклар яза. Ләкин аңа зур танылу бүләк иткән әсәрләре – һичшиксез, аның балалар өчен язылган әкиятләре. Аның «Куян кызы», «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар», «Нечкәбил», «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятләрен балалар бүгенге көндә дә бик яратып укый һәм тыңлый.
1941 елда Абдулла Алиш, туган ягын яклап, фронтка китә, ә 1941 елның 12 октябрендә әсирлеккә төшә һәм концлагерьга җибәрелә. Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша һәм аның фашистларга каршы оештырылган яшерен төркеменең актив катнашучысы була. Әсирләр арасында листовкалар тарата, легионерларны төрмәдән коткару эшләрен башлап йөри.
Кызганычка каршы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башка әсирләрнең планнары дошманнарга билгеле була. 1944 елның 25 августында Абдулла Алиш гитлерчылар тарафыннан үтерелә.
Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм героизмы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Гөлнара Хәйдәрова