Австралия
Австралия – җир йөзендәге иң кечкенә материк. Мәйданы – 7,6 миллион кв. км, ул планетабыздагы коры җирнең 5 процентын алып тора. Материк планетабызның көньяк ярымшарында урнашкан. Австралия Һинд океаны, Тасман, Коралл диңгезләре белән юыла. Материкта бары тик бер генә дәүләт – Австралия урнашкан. Аның атамасы «Көньяк җир» дигәнне аңлата. Австралия...
Австралия – җир йөзендәге иң кечкенә материк. Мәйданы – 7,6 миллион кв. км, ул планетабыздагы коры җирнең 5 процентын алып тора.
Материк планетабызның көньяк ярымшарында урнашкан. Австралия Һинд океаны, Тасман, Коралл диңгезләре белән юыла. Материкта бары тик бер генә дәүләт – Австралия урнашкан. Аның атамасы «Көньяк җир» дигәнне аңлата.
Австралия территориясендә тигезлекләр хакимлек итә. Шулай да бу материкта таулар да бар. Австралия Альплары – материктагы иң биек таулар.
Австралиядә елгалар бик аз. Австралиянең иң озын елгасы Муррейның озынлыгы нибары 2375 км.
Австралия 3 климатик пояс – субтропик, тропик һәм субэкваториаль поясларда урнашкан. Субтропик климатта һава торышы җәй көне 24 градуска кадәр җылы, ә кышын 10 градуска кадәр ссалкын була ала. Тропик климатта җәй көне 35, ә кыш көне 20 градус җылы. Субэкваториаль климатта температура стабиль, җәй көне дә, кышын да 23 градус чамасы.
Австралиянең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзенчәлекле. Эвкалипт, бамбук, пальма, акация, панданус, наратбаш, абага үләннәре бар. Австралиядә кенгуру һәм коала, үрдәкборын, вомбат, опоссум кебек хайваннар һәм эму страусы, какаду попугайлары, лира кошы, таҗлы күгәрченнәр яши. Австралия суларында мәһабәт китлар, дельфиннар, акулалар йөзә, крокодиллар, мурена һәм скатлар яши.
Гөлнара Хәйдәрова