Антарктида
Антарктида – Җирнең көньяк полюсында урнашкан материк. Мәйданы – 14,2 миллион кв. км. Материк – мәңгелек салкынлык патшалыгы. Ул калын боз катламы белән капланган. Антарктида Һинд һәм Тын океан сулары белән юыла. Бу материкта бик салкын климат хакимлек итә, монда 90 градуска кадәр салкын була. Антарктидада Кар патшабикәсе генә яши...
Антарктида – Җирнең көньяк полюсында урнашкан материк. Мәйданы – 14,2 миллион кв. км. Материк – мәңгелек салкынлык патшалыгы. Ул калын боз катламы белән капланган. Антарктида Һинд һәм Тын океан сулары белән юыла. Бу материкта бик салкын климат хакимлек итә, монда 90 градуска кадәр салкын була.
Антарктидада Кар патшабикәсе генә яши алыр, аның күңеленә боз таулары һәм карлы чүлләр хуш килер иде. Ә менә гади кешеләргә мондый шартларда бик салкын һәм шактый авыр, шуңа күрә алар монда бик азга гына – берничә көнлек фәнни экспедицияләргә генә киләләр. Иң җылы ай булып монда февраль санала, шуңа күрә галимнәр Антарктидага сәяхәтләрен нәкъ менә бу вакытка билгелиләр.
Ә менә кайбер хайваннарга, тере организмнарда һәм үсемлекләргә Антарктидада бик уңайлы. Боз астыннан күренеп торучы кечкенә коры җир утрауларын мүк һәм лишайниклар каплый, боз өстендә су этләре һәм диңгез филләре ята, кар чүлләре буйлап пингвиннар һәм император пингвиннары йөри.
ХХ гасыр ахырында Россия галимнәре Антарктидада боз астында суы катмый торган күл табалар һәм аны «Восток» дип атыйлар.
2000 елда бозлыктан зур айсберг кителеп төшә. Ул дөньядагы иң зур айсберг булып санала. Аның мәйданы – 11 мең кв. км, киңлеге – 37 км, биеклеге 30 метр.
Материкта актив вулканнар да бар. Аларның иң билгелесе – Эребус.
Менә шундый серле, карлы һәм горур материк ул Антарктида!
Гөлнара Хәйдәрова