Ат
Кешеләр хайваннарны әле таш гасырда ук үзләренә ияләштерә башлаганнар. Аудан кайтканда, борынгы ирләр үзләре белән кыйргый хайван балаларын ияртеп кайтканнар. Бу хайван балалары кешеләр белән бергә үскәннәр, аларга ияләшкәннәр. Ияләштерү өчен, әлбәттә, бик күп вакыт кирәк булган. Кайвакыт моңа берничә гасыр кирәк булган. Борынгы атларны кешеләр моннан 6 мең ел...
Кешеләр хайваннарны әле таш гасырда ук үзләренә ияләштерә башлаганнар. Аудан кайтканда, борынгы ирләр үзләре белән кыйргый хайван балаларын ияртеп кайтканнар. Бу хайван балалары кешеләр белән бергә үскәннәр, аларга ияләшкәннәр. Ияләштерү өчен, әлбәттә, бик күп вакыт кирәк булган. Кайвакыт моңа берничә гасыр кирәк булган.
Борынгы атларны кешеләр моннан 6 мең ел элек ияләштергәннәр. Чыннан да, йөк ташу һәм утырып йөрү өчен аттан да яхшырак хайванны табу бик авыр. Атлар тиз, матур булулары һәм күп нәрсәләргә өйрәнә алулары белән аерылып торалар. Атларның гәүдә озынлыгы – 2,5 метр, биеклеге – 1,5 метр.
Атлар яхшы йөзәләр, һәм көтүлектән йортка кадәрге юлны яхшы иссләрендә калдыралар. Алар яхшы ишетә һәм ис сизә: хайван хуҗасының адымнарын ерактан ук танып ала.
Бүген дә көчле һәм грациоз атлар авыл кешеләренә хезмәт итә: алар пассажирларны йөртәләр, йөк ташыйлар, кырда эшлиләр, аучыларга ярдәм итәләр. Кешеләр атлар өчен җылы абзарлар төзиләр, аларга солы һәм печән ашаталар.
Ат тоякларын саклар өчен, аларны дагалыйлар. Дагалар ат тоякларын бәрелүләрдән, яраланулардан саклый. Халык сынамышлары буенча, дага табу кешегә бәхет китерә.
Гөлнара Хәйдәрова