Материклар
Сәлам, дустым! Синең картаны яисә глобусны күргәнең бармы? Булмаса, менә бу рәсемгә кара әле. Рәсемдәге зур урынны алып торган зәңгәр төс белән су – океаннар һәм диңгезләр сурәтләнгән. Ә менә төрле формадагы яшелле-сарылы һәм ак җисемнәр ул – коры җир. Коры җирнең океаннар һәм диңгезләр тарафыннан юыла торган бик зур...
Сәлам, дустым! Синең картаны яисә глобусны күргәнең бармы? Булмаса, менә бу рәсемгә кара әле. Рәсемдәге зур урынны алып торган зәңгәр төс белән су – океаннар һәм диңгезләр сурәтләнгән. Ә менә төрле формадагы яшелле-сарылы һәм ак җисемнәр ул – коры җир. Коры җирнең океаннар һәм диңгезләр тарафыннан юыла торган бик зур өлешен материк дип атыйлар.
200 миллион ел элек Җир планетасындагы коры җир бербөтен материк хасил иткән. Бу гаҗәеп зур материк «Пангея» дип аталган. Бу сүз борынгы эллиннар телендә «бербөтен җир» дигәнне аңлаткан. 180 миллион ел элек Пангея бүленә башлаган. Зур материкның төрле өлешләре, бүленеп, бер-берсеннән ерак араларга китеп барган.
Бүгенге көндә Җирдә 6 материк бар:
1. Евразия (мәйданы – 54,6 млн кв. км)
2. Африка (30,3 млн. кв. км)
3. Төньяк Америка (24,4 млн. кв. км)
4. Көньяк Америка (17,8 млн. кв. км)
5. Антарктида (14,1 млн. кв. км)
6. Австралия (7,7 млн. кв. км)
Шулай итеп, иң зур материк – Евразия, ә иң кечкенәсе – Австралия.
4 материк бер-берсенә коры җир аша чиктәш. Евразия белән Африканы Суэц муентыгы, Төньяк белән Көньяк Американы Панама муентыгы аерып тора.
Барлык материкларны бер-берсеннән океаннар бүлеп тора. Иң зур океан – Тын океан, иң кечкенәсе исә – Төньяк Боз океаны.
Һәр материкның үзенә генә хас климаты, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы бар. Киләсе язмаларда без һәр материкка аерым-аерым тукталырбыз.
Гөлнара Хәйдәрова