Менә дигән төзүче
Катлаулы чатырлар, оялар ясавы, буа бууы белән бөтен дөньяга билгеле булган кондыз Төньяк Америкада һәм Евразиядә яши. Ул – кимерүчеләр гаиләсенә караган имезүче хайван. Аның авырлыгы 32 килограммга, гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин. Тәне – затлы мех, ә койрыгы тәңкәләр белән капланган. Кондыз суда йөзгәндә, аның мехы юешләнми, шуңа...
Катлаулы чатырлар, оялар ясавы, буа бууы белән бөтен дөньяга билгеле булган кондыз Төньяк Америкада һәм Евразиядә яши. Ул – кимерүчеләр гаиләсенә караган имезүче хайван. Аның авырлыгы 32 килограммга, гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин. Тәне – затлы мех, ә койрыгы тәңкәләр белән капланган. Кондыз суда йөзгәндә, аның мехы юешләнми, шуңа күрә бу имезүче салкын суда да туңмый. Койрыгы исә руль ролен үти. Су астында бу кимерүче 15 минут вакыт үткәрергә мөмкин, 1 сәгать эчендә ул 10 километр ара уза ала.
Кондызның тешләре бик үткен, бигрәк тә ике алгы теше пычкы сыман. Бу тешләре ярдәмендә ул хәтта иң калын агачларны да кимереп аудара ала.
Кондыз агач кайрысы, яшь агач ботаклары белән туклана. Суда бик күп вакытын уздырса да, балык тотмый.
Коздыз – искиткеч яхшы төзүче. Үзенә ошаган яр буенда ул уңайлы чатырлар ясый, оя казый. Кондызның “йорт”ына бары тик су астыннан гына кереп була.
Кондызларны “елга сакчылары” дип атыйлар. Алар елга бассейнында буа буып, сулыкны кибүдән саклый. Буаны исә бу кимерүчеләр чыбык-чабыктан, суүсемнәреннән, балчыктан ясый.
Кондызлар гаиләләргә берләшеп яши. Ана кондызның йөклелек чоры 105–107 көн дәвам итә. Ул 3–5 бала таба. Әнисе балаларын башта имезә, 3–4 атнадан нәни кондызларның тешләре үсеп чыга, һәм алар үсемлек, агач ботаклары белән туклана башлый. 2 яшь тулгач, яшь кондызлар әти-әниләре йортыннан аерылып чыга.
Кондызлар иректә 15 ел, кешеләр карамагында 20 ел яши.
Текст: Гөлнара Хәйдәрова
Фото: pixabay.com