Нур Баян
Казанның Вахит районында Нур Баян урамы бар. Баянов Нур Галим улы (1905–1945) – күренекле татар шагыйре. Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Казанның хәрби мәктәбен тәмамлагач, журналистика белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза башлый. Аның шигъри әсәрләрендә Ватанының киләчәге өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нур Баян беренчеләрдән булып...
Казанның Вахит районында Нур Баян урамы бар.
Баянов Нур Галим улы (1905–1945) – күренекле татар шагыйре. Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Казанның хәрби мәктәбен тәмамлагач, журналистика белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза башлый. Аның шигъри әсәрләрендә Ватанының киләчәге өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нур Баян беренчеләрдән булып фронтка китә.
Ул полк партия оешмасының сәркәтибе, дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыш шартларында да Нур Баян әдәби иҗат эшен туктатмый, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен яза («Өч бөркет» җыентыгы, 1942), поэма һәм либретто язуын дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.