Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 ноября 2019 21:58

Төньяк Америка

Төньяк Америка – зурлыгы буенча 3 нче урында торган материк. Аның мәйданы – 24,7 миллион кв. км. Ул Атлантик, Тын һәм Төньяк Боз океаны ссулары белән юыла. Төньяк Америкада барлыгы 27 дәүләт урнашкан. Аларның иң зурлары – Канада, АКШ һәм Мексика. Материкта барлыгы ярты миллиардка якын кеше яши, бу Җир...

Төньяк Америка – зурлыгы буенча 3 нче урында торган материк. Аның мәйданы – 24,7 миллион кв. км. Ул Атлантик, Тын һәм Төньяк Боз океаны ссулары белән юыла. Төньяк Америкада барлыгы 27 дәүләт урнашкан. Аларның иң зурлары – Канада, АКШ һәм Мексика. Материкта барлыгы ярты миллиардка якын кеше яши, бу Җир шарында яшәүчеләрнең 10 процентын тәшкил итә. Төньяк америкалылар инглиз, испан, француз һәм креол телләрендә сөйләшә.

Төньяк Американың климаты гаять үзенчәлекле. Кыш көне материкның төньягында салкын һава торышы хакимлек итә. Җәй исә материкның кайбер районнарында бик эссе (50 градуска кадәр) булуы белән аерылып тора.

Төньяк Американың рельефы таулардан һәм тигезлекләрдән тора. Иң озын таулар системасы булып Кордильерлар санала. Алар Аляскадан Панама муентыгына кадәр дәвам итә һәм 6 мең км га сузыла. Кордильерларның һәм гомумән Төньяк Американың иң югары ноктасы – Мак-Кинли очы (пик).

Материкта Миссисипи һәм Миссури кебек көчле агышлы елгалар да, 250 мең кв. км мәйданны алып торган Бөек күлләр төркеме дә бар.

Төньяк Америкада экваториаль поястан кала, төрле климатик зоналар бар. Шуңа күрә аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы да гаять күптөрле. Аның төрле районнарында канада цугасы, ак чыршы, веймут нараты, дугласия, секвойя, ак һәм кара имән, корычагач, тюльпан агачы, каенның төрле төрләре, бүк агачы, Канада символы булган шикәр өрәңгесе үсә.

Төньяк Америкада ак аюлар һәм төньяк боланнары яши, шулай ук бу материкта сусарны, ләтчә, чәшке, поши, бүре, төлке, селәүсен, кондыз, су күсесе, кара һәм көрән аюны, гризли аюын, росомаханы очратырга мөмкин. Төньяк Америкада яшәүче үзенчәлекле хайван дип поркупайнны – агачларда яшәүче энәтирене (дикобраз) атап була.

Гөлнара Хәйдәрова