Төшкә кергән ачыш
Дима гаиләдә 17 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик кызыксынучан малай була. Малаеның аңлы булуын күргән әнисе, ире үлеменнән соң гаиләләренең авыр матди хәлдә калуларына карамастан, малайны укырга бирә. Гимназиядә укыганда, бер югары сыйныф укучысы сер итеп кенә Димага куркыныч химик кушылма ясап булуы турында сөйли. Моның өчен күкерт,...
Дима гаиләдә 17 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик кызыксынучан малай була. Малаеның аңлы булуын күргән әнисе, ире үлеменнән соң гаиләләренең авыр матди хәлдә калуларына карамастан, малайны укырга бирә. Гимназиядә укыганда, бер югары сыйныф укучысы сер итеп кенә Димага куркыныч химик кушылма ясап булуы турында сөйли. Моның өчен күкерт, селитра һәм күмерне ваклап бер-берсенә кушарга һәм килеп чыккан массаны җылытыргаа кирәк була. Кечкенә Дима да бу катнашманы ясап карарга була. Бу теләктән нәрсә килеп чыгуы билгесез, ләкин шул көннән малай үзе дә сизмәстән химиягә гашыйк була.
22 яшендә Дмитрий физика һәм химия фәннәре магистры була, берничә елдан профессор дәрәҗәсен алып, бик күп фәнни ачышлар ясый. Шулай да иң төп фәнни ачышы 1869 елның 1 мартында аның төшенә керә! Галим, арып, йоклап китә һәм билгеле бер тәртиптә урнашкан химик элементлар таблицасын күрә. Бу искиткеч ачыш була! Ул шундук уяна да таблицаны кәгазьгә күчерә.
Бу галим – Дмитрий Иванович Менделеев, ә аның төшендә күргән таблицасы Д. И. Менделеевның периодик таблицасы була.
Гөлнара Хәйдәрова