Яңа ел турында кызыклы фактлар (дәвамы)
7. 1949 елдан 1 гыйнвар Россиядә ял көненә әверелә. 8. Россия Кыш бабае (Дед Мороз) туган көнен 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Бу көнне аның туган ягында – Великий Устюг шәһәрендә чып-чын кыш җитә. 9. Дед Морозның Россиядә 3 рәсми резиденциясе бар: Великий Устюгта, Чунозёр өязендә һәм Архангельскийда. Моннан кала 20...
7. 1949 елдан 1 гыйнвар Россиядә ял көненә әверелә.
8. Россия Кыш бабае (Дед Мороз) туган көнен 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Бу көнне аның туган ягында – Великий Устюг шәһәрендә чып-чын кыш җитә.
9. Дед Морозның Россиядә 3 рәсми резиденциясе бар: Великий Устюгта, Чунозёр өязендә һәм Архангельскийда. Моннан кала 20 гасыр уртасыннан Россия Кыш бабаеның торган җире булып Төньяк Полюс санала. Татарстан Кыш бабае исә Кырлайда, Габдулла Тукай музеенда һәр Яңа ел бәйрәме саен кунаклар кабул итә.
10. Кар кызы (Снегурочка) туган көнен 4 апрельдән 5 апрельгә кадәрге төндә бәйрәм итә. Аның туган җире булып Кострома өлкәсенең Щелыково авылы санала. Моның ни өчен шулай саналуын аңлату авыр түгел: нәкъ менә шунда 1873 елда Александр Островский «Снегурочка» пьесасын яза.
11. 1843 елда Лондонда беренче Яңа ел открыткасы басылып чыга. Ул, бәйрәмгә бер-береңә котлау язып, открытка җибәрү традициясенә нигез сала.
12. 19 гасырда кардан әвәләп Кар бабай ясый башлыйлар. Классик Кар бабайның атрибутлары булып кишердән ясалган борын, башына киертелгән чиләк һәм себерке санала.
13. Кыш, салкын һава, карлы урамнар – Яңа елны алардан башка күз алдына китереп тә булмый. Ә менә эссе илләрдә Яңа елны карсыз гына бәйрәм итәләр. Бразилиядә салкын кыш та, чыршы да, Кыш бабай белән Кар кызы да юк. Шулай да бразилиялеләр югалып калмый: шәһәр урамнарын төрле төстәге гирляндалар белән бизиләр, чыршы урынына пальма йә фикус куялар, ә тау шуу урынына – пляжга баралар икән!
Гөлнара Хәйдәрова.