Җил ничек барлыкка килә?
Сәлам, дустым! Буранлы кышкы көнне өйгә кергәндә, салкынның, ияреп, синең арттан җылы бүлмәгә керергә маташуын хәтерлисеңдер. Әниеңнең дә «Әйдә, салкын кергәнче, ишекне тизрәк ябып куйыйк!» дигәне бардыр. Чыннан да, ишекне ябып куймасаң, җылы бүлмә шунда ук суыначак. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Моның сәбәбе бик гади: өй белән урамның...
Сәлам, дустым! Буранлы кышкы көнне өйгә кергәндә, салкынның, ияреп, синең арттан җылы бүлмәгә керергә маташуын хәтерлисеңдер. Әниеңнең дә «Әйдә, салкын кергәнче, ишекне тизрәк ябып куйыйк!» дигәне бардыр. Чыннан да, ишекне ябып куймасаң, җылы бүлмә шунда ук суыначак. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Моның сәбәбе бик гади: өй белән урамның температуралары төрле, ягъни өйдә җылы, ә урамда салкын. Салкын һава һәрвакыт җылырак җиргә күчәргә тырыша. Бу һава күчеше җил хасил итә. Табигатьтәге җил дә нәкъ менә шулай барлыкка килә.
Кояш көн дәвамында нурларын Җирнең һава катламына (атмосферасына) юнәлтеп тора. Ул нурларның кайберләре, җирнең өслегенә үтеп кереп, туфракны, ташлар, таулар, елга, диңгез, океан суларын җылыталар. Нәтиҗәдә, җылы предметлар тирәсендәге һава катламы – атмосфера да температурасын үзгәртә.
«Ә җил каян килеп чыга соң?» – диярсең син. Моның сере гади: табигатьтәге предметлар барысы да бертөрле итеп җылынмый. Караңгырак төстәге асфальт, туфрак, яктырак төстәге урман яисә күлгә караганда тизрәк җылына. Җылы һава салкын һавага караганда күпкә җиңелрәк. Ул өскә күтәрелә. Ә бушаган урынга салкын һава кереп тула. Шуңа күрә эссе көнне урманнан яисә күл буеннан салкынча җил исә.
Темпертура югарырак булган җирдә түбән атмосфера басымы, ә салкынрак урында югары атмосфера басымы хасил була. Җил һәрвакыт югары атмосфера басымыннан түбән атмосфера басымына таба хәрәкәт итә. Температуралар арасындагы аерма зуррак булган саен, җил дә көчлерәк була.
Гөлнара Хәйдәрова