Өйдә укучы даһи
Кечкенә вакытта Аль еш авырый торган бик игътибарсыз малай була. Каналга егылып төшә, элеватор бүрәнкәсенә төшеп китә, ялгыш амбарга ут төртә. Альның әнисе улын укырга, язарга, рәсем ясарга өйрәтә һәм мәктәпкә бирә. Аль барган мәктәп хәзерге мәктәпләрдән бик аерылып тора. Анда балалар китаптагы текстларны, ятлап, бөтен сыйныф алдында сөйләп бирергә...
Кечкенә вакытта Аль еш авырый торган бик игътибарсыз малай була. Каналга егылып төшә, элеватор бүрәнкәсенә төшеп китә, ялгыш амбарга ут төртә.
Альның әнисе улын укырга, язарга, рәсем ясарга өйрәтә һәм мәктәпкә бирә. Аль барган мәктәп хәзерге мәктәпләрдән бик аерылып тора. Анда балалар китаптагы текстларны, ятлап, бөтен сыйныф алдында сөйләп бирергә тиеш булалар. Баланың дәресне аңлау-аңламавына беркем дә игътибар итми. Хата ясаган, үзен начар тоткан өчен, укучыларны чыбыркы белән кыйный торган булалар.
Аль бер урында тик кенә утыра һәм аңламыйча текст ятлый алмый. Шуңа күрә сыйныфларында уку буенча да, тәртип буенча да иң соңгы урында тора.
Бервакыт малай мәктәптән ниндидер язу алып кайта һәм аны әнисенә бирә. Әнисе бу язуны улына кычкырып укый:
«Сезнең улыгыз – даһи. Бу мәктәп аның өчен бик кечкенә, монда аны нәрсәгә дә булса өйрәтә алырлык укытучылар юк. Зинһар өчен, аны үзегез укытыгыз».
Әнисе Альны мәктәптән ала да өйләрендә үзе укыта башлый. Ул китапларны улының кызыксыну даирәсен истә тотып сайлый. Чыннан да, Аль уку белән кызыксынып китә һәм киләчәктә зур уңышларга ирешә.
Күп еллар үткәч, инде ул вакытта билгеле уйлап табучы булган Аль теге язуны таба. Анда: «Сезнең улыгыз – акылга зәгыйфь. Без аны башка балалар белән бергә укыта алмыйбыз. Аны үзегезгә өйдә укытырга тәкъдим итәбез» дип язылган була.
Аль берничә сәгать буе тынычлана алмый. Аннары көндәлегенә «Томас Альва Эдисон акылга зәгыйфь бала иде. Бары тик каһарман әнисе булганга күрә генә ул бу гасырның иң бөек даһиларының берсе була алды» дип язып куя.
Гөлнара Хәйдәрова әзерләде.