Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 сентябрь 2026 11:04

Әкияттә кунакта

8 сентябрь көнне Россия халыклары телләре уңаеннан бакчабызда балалар, коллектив хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашында “Әкияттә кунакта” исемле театральләштерелгән тамаша үткәрдек.

   67 нче татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчабыз 2011 елның ноябрендә беренче, 2014 елда икенче бинабыз ачылды. Бүгенгесе көндә 15 төркем эшләп килә. Аларга 1,5 яшьтән 7  яшькә кадәр балалар йөри. Бакчада психологик үсешендә тоткарлыклары булган (ЗПР), сөйләмендә авыр кимчелекләр булган (ТНР), логопедия һәм сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар(ОВЗ) төркемнәре эшләп килә.

Бакчабыз ачылуның беренче көненнән балаларга милли тәрбия бирү, татар теленә өйрәтү төп бурычларның берсе булып тора. Бу юнәлештә уку елы дәвамында балалар, ата-аналар, педагоглар белән күп кенә эшләр башкарыла.

  2017 елда татар халкының көнкүрешен, тарихын чагылдырган “Мирас” музее ачылды. Экспонатлар бакча хезмәткәрләре, бакчабызда тәрбияләнүче балаланың әти-әниләре, әби-бабалары көче белән тупланды. Елдан-ел музей фонды арта,  тулылана бара. Бакчабызда үткәрелә торган бер генә чара да музей экспонатларыннан башка үтми. Музеебыз шулай ук ул балаларыбыз күңелендә дә зур кызыксыну уята.

Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп килә. Алар арасында милли бәйрәмнәр: Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй, шулай ук төрле даталарга кагылышлы бәйрәмнәр: яңа ел. 23 февралъ,9 май, гаилә бәйрәме һ.б.  Әлбәттә әлеге чаралардан әти-әниләр дә читтә калмый. Һәр эштә, һәр бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүдә алар төп ярдәмчеләр.

Чара авторлар һәм халык әкиятләренә бәйләп алып барылды. Балалар янына кунакка бөек шагыйребез Г.Тукай әкиятләренең геройлары Шүрәле, Су анасы килде. Алар үзләре белән тылсымлы букчаларында төрле сюрпризлар алып килгәннәр иде.  Иң беренче кунаклар балаларга мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Төрле халыкларның әкият геройларына кагылышлы предметларны тәкдим иттеләр. Балалар предметка карап әкиятнең һәм геройның исемен атадылар, кыскача эчтәлеген дә искә төшерделәр. Үз чиратында балалар да Су анасы белән Шүрәлегә туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр дә читтә калмадылар. Кече тәрбияче Наилә Хәмит кызы Әхмәдиева милли киемнән балалар каршында Рәшит Әхмәтҗановның туган тел турында шигырен укуы нур өстенә нур өстәде. Әти-әниләр исеменнән Алинә Бикмуллина чыгыш ясады. Ул балаларга туган телебезне өйрәнүнең әһәмите турында үз фикерен җиткерде.

Тамашаның икенче өлеше иҗади өстаханәдә дәвам итте. Шүрәле һәм Су анасы 9нчы мәктәпкә әзерлек төркеме әниләре Алинә Бикмуллин, Лиана Әмихановалар белән берлектә  балаларга үз куллары белән брошка ясарга тәкъдим итте.  Балалар һәркайсы үзләренең кул эшләнмәләрен иҗади якын килеп бизәделәр. Әлеге кул эшләнмәләре балаларга бәйрәмнең бер истәлеге булып сакланыр.

Чара милли нотада, барлык катнашучыларның бердәм рәвештә. Татар халкының гимнына әверелгән, бөек шагыйребез сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 Бәйрәм һәркемгә якты хисләр бүләк итте, туган телне өйрәнүгә теләк уятты, туган як мәдәнияты белән кызыксынуны ныгытты.