Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 февраля 2025 10:33

«Кар шәһәрчеге»

Бөгелмә шәhәрендә 30 нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы бар.

Анда иҗади педагоглар эшли. Тәрбиячеләр Альмакаева Ә.Ә., Быстрова Л.М., Пестова Г.Я., Александрова С.А. «Иң яхшы кышкы участок» конкурсы кысаларында балалар өчен уңайлы шартлар тудырганнар. Саф hавада йөрү сабыйларны сәламәтләндерә, ә тәрбиячеләрнең тагын бер максаты бар – балаларга республикабызның мәдәни мирасына кушыларга ярдәм итү. Кардан ясалган барельефлы сурәтләр балаларны башкалабызның истәлекле урыннары hәм татар милли орнаменты элементлары белән таныштыра. Тәрбиячеләрнең хыяллары нәтиҗәсендә участокта «Ак елан», «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләреннән кар геройлары барлыкка килде. Ә боз тауларында балалар шуарга бик ярата.

Альмакаева Әлфия Әнгам кызы, Быстрова Лилия Михиталип кызы.