Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 сентябрь 2026 01:15

Казан шәһәренең 78 нче балалар бакчасында көзге ярминкә

78 нче балалар бакчасында көзге ярминкә ел саен зур әзерлек белән үткәрелә. Быел ул милли рухта узды...

78 нче балалар бакчасында көзге ярминкә

Көз – табигатьнең алтын төсләренә төренеп, үзенең мул нигъмәтләре белән сөендерә торган иң матур фасылларының берсе. Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 нче балалар бакчасында узган көзге ярминкә дә бу матурлыкны милли рух белән бәйләп, балаларга онытылмаслык чара уздырды.

Барлык ел фасыллары арасында көз – иң үзенчәлеклесе. Бер карасаң, шыбыр-шыбыр яңгыр ява, икенче мизгелдә кояш үзенең җылы нурлары белән иркәли. Табигать алтынсу, кызыл, сары төсләргә керә, бакчаларда һәм басуларда мул уңыш өлгерә. Юкка гына көзне уңыш җыю һәм бәйрәм итү вакыты дип атамыйлар. Көзге ярминкәләр дә әнә шул муллыкның матур бер чагылышы.

78 нче балалар бакчасында көзге ярминкә ел саен зур әзерлек белән үткәрелә. Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле булды: ул милли рухта узды. Балалар һәм тәрбиячеләр татар халкының милли киемнәрен киеп, бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәделәр. Кызларның матур калфаклары, бизәкле күлмәкләре, малайларның түбәтәйләре бәйрәм мохитен тагын да баетты.

Ярминкә өстәлләре дә көзге муллыкны чагылдырды. Алмалар, кишер, бәрәңге, кабак, кәбестә, төрле җиләк-җимешләр, өйдә әзерләнгән тәм-томнар – барысы да үз урынын тапкан иде. Һәр өстәлдән уңган хуҗабикәләрнең хезмәте, көзнең бәрәкәте һәм муллыгы сизелеп торды. Күңелле музыка, балаларның шат авазлары һәм дәртле биюләр бәйрәмгә аерым җанлылык өстәде.

Мондый чаралар балаларга күңел ачып, матур вакыт үткәрү мөмкинлеге генә бирми. Алар аша сабыйлар халкыбызның гореф-гадәтләре, милли киемнәре, җыр-биюләре белән якыннан таныша аша, үз мәдәниятенә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияли.

Балалар бакчасындагы көзге ярминкә дә әнә шундый җылы мохиттә узды. Милли рух, көзге муллык, балаларның шат елмаюлары һәм өлкәннәрнең тырышлыгы бергә кушылып, матур бәйрәм тудырды. Көзнең алтын төсләре кебек, бу көннең истәлекләре дә балалар күңелендә озак сакланыр.

                                                                          

                                                               Ризәлә Рифгать кызы Гарипова ,

                                    78 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

 

Фотолар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 нче балалар бакчасыннан алынды.