Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 октября 2025 14:40

«Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә»

Шәҗәрә бәйрәме.

Кешенең буыннар чылбыры өзелмәсен өчен, һәркем үз гаилә тарихын белергә, өйрәнергә һәм сакларга тиеш. Шушы күзлектән чыгып, без тәрбиячеләр, балалар һәм әти - әниләр белән берлектә “Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә” дигән исем астында конкурс үткәрдек. Үткәнне белмичә яшәп булмый. Тарих бит ул. Шәҗәрәне белү балаларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләргә, туганнарга, кардәш – ыруга, күрше – күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп тора. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата – бабаларының дәвамчысы булуларына төшенәләр. Җиде буынын да белгән кеше элек – электән чын кеше дип саналган. Шәҗәрәне югалту хурлык саналган.

Безнең эшебезнең максаты да шушы иде. Һәрбер төркем балалары үзләренең шәҗәрәләрен барлап төзеделәр. Төзелгән шәҗәрәләр кәгазь битенә генә урын алмыйча, төрле модельләргә әверелделәр. Алар бик күп, төрле һәркайсы үзенчәлекле иделәр. Мәсәлән, Сөембикә манарасы, күпкатлы йорт, сәгать, поезд, пар агач, китап, сандык һәм башка төрле макетлар. Берсеннән – берсе матур, күз явын алырлык сокландыргыч иде алар. Нинди генә материалдан эшләнмәгән иде алар! Агачтан, тимердән, төрле калынлыктагы кәгазьдән, шырпыдан....Бу эзләнүләр ата-аналарны да төрле табышларга китерде. Һәрбер гаилә кызыксынып үз нәселендәге ата-бабаны өйрәнделәр, таптылар. Хәттә аларның нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен дә ачыкладылар. Эш барышында әти - әниләрнең берсеннән – берсе кызыклы сораулары туды, эзләнүләре артты.

Бу эзләнүләр аша без шуңа инандык: туган – тумачаңны, нәсел – нәсәбеңне белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый икән. Балаларыбыз шәҗәрәне төзеп кенә калмыйча, аны тиешле дәрәҗәдә яклый да белделәр. Бу эш барчабызга да зур ачыш булды. Балалар яклаган шәҗәрәләр үрнәген сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Фардиева Әмирә гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 6 яшь)

Шәҗәрә - ул яшәү тантанасы,

Сулар һава, туфрак, газиз җир

Ул тамырым буйлап аккан ал кан

Борынгы да, яшьтә, хәзерге.

Шәҗәрә - ул бөек, изге йортың

Аңа тиеш син бер кайтырга

Анда сине туганың да, җир дә

Җан да, кан да тиеш тартырга.

Мин дә үземнең җиде буын бабам белән горурланам. Әти - әниебезнең исемнәре безнең исемгә иң якын урнаша. Беренче буын – без апам Диләрә һәм мин Әмирә.Икенче буын - әти Илдар белән әни Фәния. Әтием Илдар төзүче иде, әнием ипи заводында эшли. Өченче буын - әтиемнең әтисе дәү әтием Гилмугаян тәртип саклаучы булып эшләде. Дәү әнием – Флюра, даруханәдә эшләде. Хәзерге вакытта алар лаеклы ялда. Дүртенче буын -  Габделбари бабай белән Нәсимә әбиебез. Бишенче буын – Лотфулла бабай белән Зөбәйдә әбиебез. Алтынчы буын – Вәлиулла бабай белән Шәмсия әби һәм җиденче буын Насыйбулла бабай булган.

Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын тарихын белеп, һәр кеше үзенең шәҗәрәсен белергә тиеш. Мин дә бик теләп дәү әнием белән бу шәҗәрәне төзедек.

Шәҗәрә - ул үткәннәрдән

Киләчәккә тәрәзә

Һәр халыкта, һәр заманда

Шәҗәрәдә дәрәҗә.

Вәлиуллина Мәликә гаиләсенең нәсел  шәҗәрәсе

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 7 яшь)

 

Нәсел агачым, син әй шәҗәрәм.

Син үскәндә дөнья яшәрә!

Үткәнеңне, хәзергене барлап,

Яшәргә дә әле, яшәргә!

Шәҗәрәләр белү, язып бару – матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата – бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Без дә гаиләбез белән үзебезнең шәҗәрәбезне төзедек. Минем исемем Мәликә - мин беренче буын булып торам. Икенче буын әтием -  Илдар, әнием -Зөлфия. Әтием -  төзүче, әнием -  риэлтор булып эшлиләр.Өченче буын -  дәү әтием Радик белән дәү әнием Миләүшә. Дәү әтием  әтием кебек төзүче, дәү әнием үзебезнең балалар бакчасында эшли. Дүртенче буын - бабаем Минһаҗ белән Саймә әбием була. Бишенче буын - Сабирҗан бабай белән Гарифә әби булган. Безнең гаилә минем өчен горурлык һәм үрнәк булып тора.

Галимов Илсаф гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 7 яшь)

Шәҗәрә - ул бәйрәм генә түгел

Ул халкымның рухи үсеше

Мең газаплар аша баручы,

Утлар аша гомер кисеше.

Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, - диләр борынгылар. Шулвакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең үз халкының үткәнен яхшы белә. Минем исемем -  Илсаф. Мин шәҗәрә агачының беренче буыны булып торам. Агачның икенче буыны әтием - Илшат, әнием - Лилия. Әтием төзүче, әнием шәфкать туташы булып эшлиләр. Өченче буын әтиемнең әтисе дәү әтием -  Илдар бабаем төзүче булып эшли һәм әнисе  дәү әнием -  Зиләрә. Әниемнең әтисе – Надил дәү әтием, Кәүсәрия -  дәү әнием. Дүртенче буын - Юнус, Әхмәт бабаларым Фәрдия, Мәрьям әбиләрем. Бишенче буын - Газиз белән Гәрәй бабайларым, Кәшифә белән Бибикамал әбиләрем була. Киләчәктә ата – бабаларның истәлегенә тап төшермәскә дип сүз бирәм.

 

Әхмәтҗанова Амелия гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 7 яшь)

Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам.Алар үз һөнәрләрен тапканнар,бәхетле гаилә корганнар.Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар.Шушы нәсел дәвамчысы булуыма бик сөенәм. Мин -  Амелия, абыем -  Рамзан, сеңлем - Әминә нәселебезнең беренче буыны булып торабыз. Бездән алдагы буын Әтиебез Рамил белән әниебез Айгөл. Өченче буын Әтиемнең әтисе Дамир бабам, дәү әнием Зөлфия. Әниемнең әтисе Таһир бабам, әбием Рушания. Дүртенче буын Мөхәммәтхан һәм Илсур бабам, Саймә белән Гөлсәхрә әбиләрем. Бишенче буын Әхмәтхан белән Зиннур бабаларым. Әбиләрем – Махикамал белән Сәлимә. Без нәселебез турында үзебез белгәннәрне сакларга, үзебездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тиешбез.

 

Минһаҗева Ясмилә гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе.

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 7 яшь)

Илен белмәгән – игелексез

Халкын белмәгән – холыксыз,

Ә нәселен белмәгән – нәселсез, - дигән сүзләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Без гаиләбез белән үзебезнең шәҗәрәне булдырдык. Мин – Мингазова Ясмилә Марат  кызы. Апам - Инзилә, абыем - Арслан, сеңлем – Лилия, шәҗәрәнең беренче буыны булып торабыз. Миңа кадәрге буын әтием Марат – ул заводта эшли һәм әнием  Эльмира – хуҗабикә.Дәү әтиләрем - Ширияздан белән Айдар,  дәү әниләрем - Гөлбәрия , Венера. Дүртенче буынны алсак бабайларым - Мәүлетдин белән Шәүкәт, әбиләрем - Зәбидә белән Фәймә.Бишенче буында бабайларым -Минхәзетдин, Гәрәй, әбиләрем - Флера белән Җиһан булганнар.Сүземне шушы матур шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Исәннәрне барлыйк!

Үлгәннәрне барлыйк!

Изгелекләр кылыйк барчасына,

Яшәүнең бит мәгънәсе дә шунда!

Набиуллина Әнисә гаиләсенең нәсел  шәҗәрәсе

(мәктәпкә әзерлек төркеме, 7 яшь)

   Гаилә шәҗәрәсен алып бару, төзү, тикшерү бездә дә кызыксыну уятты. Халкыбызның бер мәкале бар “Җиде буын бабасын белгән, бәхетле булыр” -  дигәннәр. Әйтелгән мәкальгә нигезләнеп, гаиләбез белән нәселебез шәҗәрәсен төзергә булдык. Беренче буын апам - Мәрьям, абыем - Самат, икенче апам - Әминә һәм үзем Әнисә. Икенче буын әтием -  Шәүкәт, әнием – Рәйхана. Әтием төзүче, әнием укытучы булып эшлиләр. Өченче буын әтиемнең әтисе - Мәхмүт дәү әтием, әниемнең әтисе - Габдерәшит дәү әтием, Әтиемнең әнисе - Рамилә, әниемнең әнисе - Рәхилә дәү әниләрем. Дүртенче буын -  Хафиз белән Нәгыйм бабаларым, Бибисара белән Шакира әбиләрем. Бишенче буын бабаларым Сафи белән Гата, ә әбиләрем Гөлкәбирә белән Асия булганнар.

Без һәрвакыт үткәнебез, кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш. Кем без, нәселебез кая барып тоташа? Киләчәктә мин дә балаларыма үзебезнең нәселебез турында сөйләрмен.

Без балаларыбызны туган җирне үзләренчә яратсыннар,аның тарихын өйрәнсеннәр һәм сакласыннар дип өйрәтәбез.Шушы чара балалар тормышында якты юл,матур башлангыч булыр дигән өметтә калабыз.

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының  «366 нчы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы»

Абдуллаева Гөлназ Расих кызы,

Галимова Ремзиде Энвер кызы,

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы