4 ноябрь 2022 яңалыклары
-
04 ноября 2022 11:46
Кыш турында шигырьләр җыентыгы
Гөлшат ЗәйнашеваКыш килде Ап-ак тун киеп, кыш килде,Яфрак-яфрак кар ява.Без дә кидек җылы туннар,Куркытмый салкын һава. Чормадан сикереп төштеЧаңгылар һәм чаналар.Ак мамыктай ап-ак кышныСагынып көткән алар.Сөенәбез, шатланабыз,Күңелле үтә кышлар.Чаңгы, чана, тимераяк – Безнең иң якын дуслар. Нур ГайсинБер яшькә үстем Көн салкын, тыштаУйный кар-буран,Ак төскә керде –Бизәлде урам....