07 апреля 2025 14:19
Аю белән Бабай
Татар халык әкияте
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар икәүләп шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булган, уңган. Бабай Аюдан: — Син шалканның кай җирен аласың: тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган. Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан. — Мин шалканның яфрагын алам! — дигән һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган. Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам, дип уйлаган Аю. — Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга. Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.