07 август 2026 12:08
Аю белән Бабай
(Татар халык әкияте)
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар икәүләп шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булган, уңган.
Бабай Аюдан:
— Син шалканның кай җирен аласың: тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.
Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.
— Мин шалканның яфрагын алам! — дигән һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.
Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам, дип уйлаган Аю.
— Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.
Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган