10 июля 2024 14:22
Бергә җайсыз, аерым күңелсез
Константин Ушинскийдан
Бер малай сеңлесенә:
– Минем бөтерчегемә тимә! – ди.
Ә сеңлесе аңа:
– Син дә минем курчакларыма кагылма! – дип җавап бирә. Балалар икесе ике почмакка утырып уйный башлыйлар, әмма тиздән аларның икесенә дә күңелсез булып китә. Нигә күңелсез була соң аларга?