Елак Әтәч
Батулла әкияте
Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне. — Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең. Әтәч һаман елый: — И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. — Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлы-ы-ыый, — дип елый Әтәч. — Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса, тавыклар көлер үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.
Елак-елак, елтын колак,
Карама таяк, карт әтәч.
Гарьлек, хурлык,
Бер түбәтәй орлык,
— дип, җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында. Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый алмассың.