«Энекәш» дигән бәби
Лилия Гыйбадуллина әкияте
Авылда рәхәт. Җәй көне бигрәк тә. Йокыдан торасың да, тышка чыгып китәсең. Шәһәрдәгечә тәти кием киеп торасы да юк. Шамил шулай итә дә. Йокыдан тору белән, бакчага чыгып чаба. Малайны анда кызарып тәмле җиләкләр көтәләр.
Әбисе Шамилне, җиләк түтәленнән эзләп табып, өйгә алып кергәнче, шактый сыйланырга өлгерә әле ул. Бит-кулларын юып, ботка ашагач, тагын чыгып шылу җаен карый. Дөресен әйтергә кирәк, ботканы әбисен үпкәләтмәс өчен генә ашый Шамил.
Ишегалдына бабасы комлык ясап куйды ‒ Шамилгә дип. Бердәнбер онык булгач бик кадерле кунак ул монда. Әнисе кибеткә киткәннән бирле, Шамил авылда әнә шулай кунак булып яши.
Капка төбенә машина килеп туктаганда, малай ботка ашау квестыннан котылып, комлыкта уйнап утыра иде. Дөресрәге, замок төзү өчен эксковаторы белән ком ташып маташкан чагы иде. Эше каты булгач, ашыгып килеп кергән әтисенә игътибар да итмәде. Әтисе исә килә-килешкә Шамилне күтәреп, өскә чөйде.
– Йә, улым, сиңа энекәш алырга барабызмы бүген?!
Әтисе елмая. Кәефе шәп. Шамилне күтәргән килеш, сөйләнә-сөйләнә өйгә атлады:
– Энекәшнең иң шәбен сайладык сиңа. Иң матурын, иң көчлесен!
Шамил аптырап калды. Нинди энекәш? Замок төзеп бетерәсе бар бит әле. Өйгә кереп барышлый комлыкка борылып карады. Кызыл матур эксковатор берүзе ятып калган. «Кая киттең инде? Шундый рәхәт уйный идек бит» дигәндәй тоелды ул Шамилгә.
Иртәдән үк нәрсәдер сизенгән иде шул. Юкка булмаган икән. Әбисе дә, бабасы да гадәттәгечә түгел иделәр. Бүген йокыдан әбисе уятты аны. Үбә-үбә, иркәләп кенә уятты. Шамилгә бакчадан иң тәмле, иң кызыл җиләкләр җыеп кергән. Малай сыйланып утырган арада әбисе әллә ничә тапкыр башыннан сыйпап, маңгаеннан үбеп китте.
Бабасы да иртәдән үк бик кәефле иде. Җырлый-җырлый машина юды. Шамилне җилкәләренә утыртып ишегалды тирәли йөртеп килде. Малай чырык-чырык көлде. Бабай җилкәсендә, биектә бик күңелле ул. Шамилгә кушылып бабасы да шаркылдап көлде.
Бәрәч! Аңа тәти киемнәр дә әзерләп куйганнар. Әбисе белән бабасы да матур киенгәннәр. Үзләре елмаеп кына торалар. Ә комлыктагы кызыл эксковаторга күңелсездер. Ул берүзе калды бит.
Ишегалдына чыгу белән, Шамил йөгереп барып эксковаторын алды.
Әбисе:
‒ Яле, комын кагып, тәти итеп бирим, ‒ дисә дә, малай уенчыгын кулыннан төшермәде. Кочагына ныграк кысты.
Машиналарга утырдылар да, шәһәргә кузгалдылар.
...Матур да матур, диләр. Кай төше матур икән бу бәбинең. Үзе елый да елый. Бәбиләр сата торган кибеттән кайтып җиткәнче, юл буе елады. Әнисе кулыннан да төшерми үзен. Шамилнең дә әнисе алдына утырасы килгән иде дә бит...
‒ Әни, әни, кире илтик. Безгә ватык бәби биргәннәр, ‒ дип әйтеп тә карады. Нишләптер көлделәр генә. Бервакыт, яңа алган үтүк эшләмәгәч, шундук алыштырып кайтканнар иде менә. Шамил авызын турсайтты да, эксковаторның тәгәрмәчен бора башлады.
Подъезд төбенә кайтып туктагач, малайны машинадан әтисе күтәреп алды. Күтәреп алды да, җиргә бастырып куйды. Шамил өйгә тәпи-тәпи керде. Башка вакытта аны күтәреп керәләр иде... Әнисе «энекәш» дигән бәбине тоткан. Әтисе әнисенең сумкаларын күтәргән. Әбиләре, бабалары кулында да пакетлар, чәчәкләр.
Өйгә кергәч, бәбине упаковкасыннан чыгардылар. Башта тәпие күренде.
‒ Улым, кил әле. Күр әле, безнең бәбинең тәпие нинди матур. Курыкма, тотып кара, ‒ дип елмаеп чакырды әнисе Шамилне.
Шамил теләр-теләмәс кенә тәпине тотып карады. Җылы икән. Шулвакыт бәби тагын елап җибәрде. Әһә, елата торган кнопкасы тәпиендә моның, димәк.
Менә бәбине төргәктән чыгарып бетерделәр. Фу, печ итә торган бәби алганнар! Сайлый белмәгәннәр инде. Кибеткә Шамилне алып бармагач, шул инде ул. Кая, тагын нинди функцияләре бар икән. Малай бәбигә якынрак иелде.
‒ Менә сиңа нинди тәти энекәш алып кайттык, улым, ‒ дип, әнисе Шамилне кочаклап, үбеп алды. Әнисеннән бәбинең исе килә иде.
«Энекәш» дигән бәбинең колагы да бар икән. Колагында тишек тә бар хәтта. Малай, кызыксынып, бәбинең колак тишегенә бармагын тыкты. Бәби тагын еларга тотынды. Бәрәч, кайсы төшенә тисәң дә елый икән бу. Әйтәм ич, ватык бәби сатканнар.
‒ Улым, аңа алай тияргә ярамый. Авырттырасың бит, ‒ дип, әнисе бәбине кулына күтәрде.
‒ Ул бит әле бик кечкенә, улым. Үскәч уйнарсыз. Бүтән алай итмә, яме. ‒ Әтисенең тавышы шелтәле иде.
Шамилгә бик күңелсез булып куйды. Елыйсы килә башлады. Ул, еламас өчен, аш бүлмәсенә чыгып, торт ашарга утырды. Ярый инде бәби генә түгел, торт та алганнар. Уйнарга да ярамагач, нигә кирәк бу «энекәш»?
‒ И улым, бәбкәем, кайчан гына син дә шулай нәни идең. Нәкъ шундый елак идең. Өч ел үткән дә киткән. Менә үзең дә абый булдың. Энең гел сиңа охшаган инде, ‒ дип, әбисе Шамилне кочаклап сөйде. Һәм тагын бер кисәк торт кисеп бирде. Аның әбисе – дөньядагы иң шәп әби!
Бераздан аш бүлмәсенә әтисе белән әнисе дә, бабасы да керделәр. Бергәләп чәй эчәргә утырдылар.
‒ Йоклады, ‒ диде әнисе.
Шамил мыштым гына урындыгыннан шуып төште дә, өстәл астыннан үрмәләп кенә чыгып, бәбиле бүлмәгә китте. Олылар, сөйләшеп, сизми дә калдылар бугай.
Ә «энекәш» йокламый икән. Кара син аны, хәйләкәрне!
Малай караватка якынрак килде. Бераз уйлап торды да, кулындагы эксковаторын бәби янына куйды.
‒ Мә, сиңа булсын. Үскәч, бергә уйнарбыз. Кара аны, елак булма. Ачуланырмын.
‒ Ыг-гы... ‒ дип куйды энекәш.
Шамил аңлады: бу аның «ярар, абый» дип әйтүе иде.