Җиләкле әкият
Зилә Яз әкияте
Әни тиен уянганда, төн үтеп, кояшлы якты көн җиткән иде. Ул әкрен генә караватыннан торды да агач куышыннан урамга карады.
– Нинди матур көн бүген! – диде ул, елмаеп.
Шулвакыт балалары – нәни тиенкәйләр дә уянды.
– Хәерле иртә! – диде алар бертавыштан. – Ә без бүген иртәнге ашка нәрсә ашыйбыз?
Әни тиен Йомшак исемле кызына, Җирән һәм Җитез исемле улларына яратып карады. Аларга тиз генә тәмле ботка пешерде, аны татлы җиләкләр белән бизәде.
– М-м-м, бигрәк тәмле! – диде Җитез. Аннары: – Ә десерт буламы соң? – дип сорады.
– Анысын үзегез табыгыз инде! – диде әни тиен.
– Каян? Ничек? – дип сорадылар тиенкәйләр, аптырап.
– Тиздән ямьле җәй үтәр. Салкын көз килер. Яфраклар, саргаеп, җиргә коелыр. Шуңа күрә безгә хәзер азык туплап калырга кирәк. Барыгыз, җиләк-җимеш, чикләвек җыегыз. Без аларны киптереп куярбыз да кыш буе ашарбыз! – диде әни тиен.
***
– Бигрәк шәп булды бу! – дип куанды Йомшак, урамга чыккач. – Димәк, без инде дәү үстек. Хәзер азыкны үзебез табарга өйрәнәбез!
– Нәрсәсенә куанасың инде аның! – диде Җирән. – Ул җиләкләрне, чикләвекләрне каян табыйк соң?
– Әнә тегендә ниндидер тавышлар ишетелә бугай, – дип тынычландырды аны Җитез. – Бәлки, алар җиләкле урыннарны беләдер?
Урман аланында чыннан да шау-шу иде. Җиләк-җимешләр үзләренә патша сайлыйлар икән. Аларның монда ниндиләре генә юк! Җитди алмалар, ал битле каен җиләкләре, чәнечкеле гөлҗимеш, горур кыргый армут, көләч йөзле чияләр – барысы да бәхәстә катнашырга әзер торалар. – Мине һәркем ярата! – диде каен җиләге.
– Ә мин бик файдалы, – дип сүзгә кушылды гөлҗимеш. – Миннән хәтта дару да ясыйлар. Чәчәкләрем дә розаныкыннан ким түгел. Чәнечкеләрем дә бик очлы!
– Миннән татлырагын барыбер таба алмассыз, – диде кура җиләге, көйли-көйли. – Витаминнарым да бик күп. Бөтен кеше, авырганда, кура җиләге кайматмасын ашый бит!
– Ләкин син вак, сине җыюы авыр, – дип каршы чыкты аңа кыргый алма. – Менә без, алмалар, матур да, зур да, сусыл да. Бакчада да, урманда да үсәбез!
– Без дә, без дә! – диделәр башкалар да.
***
– Туктагыз әле! Сез нишләп болай бәхәсләшәсез? – дип сорады Җитез.
– Сез барыгыз да бик матур, бик файдалы! – дип кушылды аңа Йомшак.
– Безгә җиләк-җимешләр патшасын сайларга кирәк бит! – дип җавап бирделәр аларга бертуган чияләр. – Ә сез үзегез кем соң?
– Без – тиенкәйләр! Әнә теге агач кушында яшибез. Әниебез безне монда җиләк-җимеш җыярга җибәрде, – диде Җирән.
– Мине сайлагыз! Мин барысыннан да тәмлерәк! – дип кычкырды кайсыдыр.
– Юк, мин! – дип каршы килде аңа икенчесе.
– Юк, болай булмый, – диде Йомшак. – Сез урманда да, бакчада да үсәсез. Димәк, барыгыздан сорарга кирәк.
Җиләк-җимешләр дә алар белән ризалашты. Ә тиенкәйләр якындагы авылга юл тотты. Ул авылдагы җиләк-җимеш бакчалары турында күршедәге кошлардан ишеткәннәре бар иде аларның.
***
Бакчада тиенкәйләр җиләк-җимешләрнең төрлелегенә шаккатты. Алар агач-куакларда да, түтәлләрдә дә үсә иде!
Тиенкәйләр зур алмагач янына килде. Кызарып пешкән алмалардан аның ботаклары сыгылып тора иде.
– Исәнме, алмагач! Җиләк-җимешләрнең кайсысы иң тәмле? – дип сорадылар алар бертавыштан.
Алмагач көлеп җибәрде: өлгергән алмалары җиргә төшеп тәгәрәп китте.
– Без барыбыз да тәмле генә түгел, файдалы да! Әнә, тегендә кара карлыган үсеп утыра. Анда С витамины күп. Аны ашасагыз, сәламәтлегегез нык булыр. Бакча җиләге сезне микроблардан арындырыр, тешләрегезне саклар. Ә бусы...
Алмагач бакчадагы һәр җиләк-җимеш турында бик тәмләп сөйләде. Ә тиен балалары алардан рәхәтләнеп авыз иттеләр. Аннары алмагач төбенә ял итәргә яттылар.
***
Кояш, йокларга ятарга җыенып, әкрен генә болытлар артына кереп китте. Ә тиен балалары әле һаман өйләренә кайтып җитмәгән иде. Әни тиен, борчылып, инде аларны эзләргә чыкмакчы иде, шулвакыт өйләренә таба сикерүче нәниләрен күреп алды. Шатланып елмайган тиенкәйләр җиләк-җимешләр белән тулган кәрзиннәр күтәреп кайталар иде.
Йомшак, Җирән һәм Җитез әниләренә бүгенге сәяхәтләре турында сөйләделәр. Җиләк-җимешләрне күрсәтә-күрсәтә, аларның файдалы сыйфатларын әйтеп чыктылар.
– Нәниләрем минем! – диде әни тиен. – Сез бик арыгансыздыр инде, ял итегез. Иртәгә дә беркая бармассыз.
– Юк, әнием, – диде Җитез. – Иртәгә үсемлек тамырларын җыеп кайтырбыз!
– Ә аннары чикләвеккә барырбыз, – дип өстәде Йомшак.
Әнисе бер көн эчендә шулкадәр үсеп, акыллыланып киткән балаларына карап сөенде. Мондый ярдәмчеләр белән елак көз дә, салкын кыш та куркыныч түгел.