Йокы бабай
Әкият
Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: – Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! – дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм, бии-ик тә үпкәләп, тиз-тиз китеп барган. Төн җиткән, ә берәү дә йоклый алмый икән. Мәчеләр мырылдаган. Кетәктәге әтәч-тавыклар, ишегалдына чыгып, арлы-бирле йөгерешә башлаган. Сарайдагы сыерлар өзлексез мөгрәгән, ә атлар тибенә-тибенә кешнәгән. Дуңгызларның мыркылдавына хәтта трактор да чыдап тора алмаган: «Тыр- тыр-р-р...» – дип тыр-пыр килгән. Йоклый алмый интеккән кешеләр, колак тондыргыч әлеге шау-шудан котылыр өчен, башларын мендәр астына тыкканнар. Моны күреп, теге бала да, үзенең йомшак мамык мендәрен кочаклап: – Нәнәм... Йокы нәнәм... Нәннә! – дип әйтүен дә сизми калган. Йокы бабай аның бу акыллы сүзен шундук ишетеп алган. Тылсымлы таягын нәзакәтле генә бер селтәп куюга, барча балалар, ә аннан соң әти-әниләр, әби-бабайлар, кош-кортлар һәм хайваннар иртәгесе көнгә кадәр тәмле йокыга чумганнар, ди.
Җәвад Тәрҗеманов