Итагатьле мәче
(Литва халкы әкияте)
Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзәтеп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп,Чыпчыкны канатларыннан эләктереп алган. — Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! — дип мырлаган Мәче. — Нишлисез, Мәче әфәндем? Әллә чынлап та мине ашамакчы буласызмы? — дип чыркылдаган Чыпчык. — Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! — дигән дә Мәче Чыпчыкның муенын авызына капкан. — Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде? — дип өзгәләнәөзгәләнә чыркылдаган Чыпчык. — Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күргәнегез бармы? — Монысы дөрес инде, — дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган. Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык канатларын җилпегән дә очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән, билгеле. — Болай булмый бу. Бүтән мине алдый алмассың! — дип, тешләрен шыгырдаткан ул. — Кешеләр теләсә нишләсен, ә мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам. Шушы көннән башлап, мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юалар, ди.