КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ
Әлфия Ситдыйкова
Ак шәһәр читендәге тугыз катлы йортта, ике бүлмәле фатирда бер нәни кызчык яши. Өй түренә нур сибүче кояшның исеме – Әминә. Кызчык бик кызыксынучан. Ул инде зур үсеп килә. Әти-әнисе, әбисе, якыннары ярдәме белән әкренләп кенә дөньяны танып белергә өйрәнә.
Әнисе Лилия кызын һәр иртәдә: «Йомшагым!» – дип назлап, үбеп уята. Ә Әминә иркәләнеп, ефәктәй куллары белән аның муенына сарыла. Бәхет кошын куенына кочкан ана балкып елмая.
Әминә йокыдан уянгач озаклап ятмый. Урыныннан торып, юыну бүлмәсенә бара. Салкынча су белән битләрен юып, тешләрен чистарта. Әнисе кызны ашау бүлмәсенә дәшеп ала. Табында Әминә ярата торган ризыклар. Әнисе иртәнге аш вакытында кызына ашаган ризыкларның кайсы файдалы икәнен аңлата. Нинди ризыкта үсү өчен кирәкле витаминнар барлыгын, кайсысы тешләргә зыян китергәнен, барысын да җайлап кына төшендерә.
– Кызым, эремчек ашаган кешенең тешләре нык була. Йомырка да, сөт тә, каймак та файдалы.
– Мин эремчек яратам! Дәү үсәм!
– Әйе, кызым! Ә менә баллы ризыкларны күп ашарга ярамый. Баллы әйберне күп ашаган кеше таза була.
Әминә ашап туйганнан соң, әнисеннән күреп, ике кулын күтәреп битен сыпыра: «Әппәр! Әнием рәхмәт! Тәмле булды!»
Балачактан кергән гадәт гомергә китәр. Лилия кызының өйдәге гадәтләрне бик тиз күңеленә сеңдерүенә сөенеп, аны тагын да үсендерә:
– Кыз кеше зифа гәүдәле, тешләре энҗе кебек ялтырап торса, чибәр була. Чәче озын кызларга бик күпләр сокланып карыйлар.
Йомшак чәчләреннән сыйпап сөйгән әнисенә коңгырт төймәдәй күзләрен текәп, Әминә сорау бирә:
– Әни, минем чәчне кисмибезме?!
– Юк, кызым, үссен! Синең чәчләрең матур, алтын төсендә, үзләре куе. Бик күпләр андый чәчләргә кызыга.
Кечкенә дә, төш кенә дә кызчык бүлмәсенә кереп, көзгегә күз сала. Көзгедәге чагылышына карап чәчләрен тарый. Аннары кулына курчагын алып, аның белән әни булып сөйләшә башлый:
– Әйдә, Алсу, чәчләреңне тарыйм! Битеңне юганнан соң, тәти күлмәгеңне киярсең. Аннары урамга чыгарбыз.
Әминә әле үзе генә урамга чыгып йөрми. Бары тик әнисе, йә әтисе, йә әбисе белән генә урам һавасын суларга чыга. Эш көннәрендә аны иртә белән балалар бакчасына илтәләр, кич белән килеп алалар.
Өч яше тулуга ул балалар бакчасына йөри башлады. Кызны анда көн саен яңалык көтеп тора. Тәрбияче апалары да кызга яшәү серен ачалар. Ул бакчада иптәшләре белән аралашу, дуслашу, төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясау дәресләрен үзләштерә. Балалар бакчасында балалар мәйданчыгы бар. Әминә төркемдәшләре белән шунда уйный. Атынгычта атыналар.
Тәрбияче апалары үткәргән дәресләрдә ул инде елның айларга, айларның көннәргә, көннәрнең сәгатьләргә, сәгатьләрнең минутларга һәм секундларга бүленгәнен дә белде.
Хәзер инде ул төсләрне дә аера. Рәсем ясаганда пумаласын ачык төстәге буяуларга манып ала да, җете буяулар белән кояшлы сурәтләр ясый. Бәйрәмнәрдә әнисенә, әтисенә, әбисенә бүләк итеп бирә.
Әминә инде көн белән төнне белә. Кояш чыккач, көн туа. Кояш баегач, төн була. Кызчык тәрәзә аша өйгә кергән кояш нурлары белән качышлы уйный. Ә кояш баеганнан соң, төнге күктәге айны, җемелдәп янган йолдызларны күреп, әнисенә сораулар бирә:
– Әни, кояш түгәрәк, ә ай нигә түгәрәк түгел?!
– Ул кызым яңа туган ай. Ә ай ахырында ул түм-түгәрәк була. Тулган ай диләр аны. Кызым, үсә-үсә әле күп әйберләргә төшенерсең. Бары тик сәламәт кенә бул! Син безнең өебезнең яме, бетмәс шатлыгыбыз, күңел күгендәге йолдызыбыз, тулган аебыз, якты кояшыбыз! Бәхетең, тәүфыйгың белән үс, балакаем!
Менә шундый изге теләкләр теләп үстерәләр Әминәне.