Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 июня 2024 11:43

КҮКРИ БАБАЙ

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. Беренче шигырь китабы 2003елда басылып чыга. Ул киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист һәм журналист буларак билгеле. Александр Гриобедов, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Әлфия Ситдыйкова – 2008 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Май ае ахырының кояшлы көнен бозып, кинәт кенә аяз күк йөзен кап-кара болытлар каплап алды. Дөнья караңгыланып китте. Берән-сәрән генә тамган тамчылар битенә килеп кагылуга, бакчадагы комлыкта уйнап утырган Әминә сикереп торды. Чүп утарга иелгән әнисе янына йөгереп килде дә, аңа сыенды. Күк күкрәгән тавыштан куркып калган кызчык әнисенә эндәште:

 – Әни! Миңа кем су сипте?

 – Яңгыр яварга җыена, кызым. Әнә, болытлардан тама ул тамчылар.

Кызчык әле җил тибрәткән агачларга, әле күктәге каралып торган, тау-тау болытларга карый-карый, әнисенә тагын сорау артыннан сорау яудырырга тотынды:

 – Ә кем агачларны селкетә?

 – Җил селкетә аны, кызым.

 – Ә кем яудыра яңгырны? Ә кем шакылдый?

 – Күкри бабай ул кызым. Әнә ишетәсеңме, ул утырган арба дөмбер-дөмбер итеп күкне иңли.

 – Күрмим, күрмим! Кая ул арба? Күрсәт әле!

 – Болыт артында ул, кызым!

 – Күкри бабай безне карап йөриме?!

 – Әйе, кызым. Ул кайда яңгыр яудырырга икәнен карап йөри. Кырдагы игеннәргә, урманга, бакчаларга, без утырткан яшелчәләргә, җиләкләргә, куакларга су сибә. Үсемлекләр үсәләр, гөлләр шаулап чәчәк ата, яшелчә-җимешләр өлгерә. Аннан соң көз җиткәч, кешеләр мул итеп уңыш җыеп алалар. Без дә синең белән бакча уңышын җыеп алырбыз әле, яме! Кыш көне сине тәмле-тәмле салатлар, кайнатмалар белән сыйлармын.

– Ә мин җиләк вареньесын яратам. Ипигә май белән ягып ашыйм!

– Әйе, аннары син дә зу-у-у-р булып үсәрсең. Әйдә, хәзер өйгә керәбез. Алайсаң чыланабыз. Яңгыр туктагач кабат чыгарбыз.

Лилия өйгә керүгә чәй куеп җибәрде. Тәрәзәгә күз салды да, үзалдына әйтеп куйды:

– Менә яңгыр ява ичмаса!

– Әни! Күкри бабайның арбасы ватылмыймы?!

– Юк, кызым! Күр әле, яңгыр коя гына! Кара әле, Күкри бабай ничек итеп чыбыркысын болгый. Лилия ялт-йолт итеп яшен телгәләгән күккә күрсәтеп, кызның башына яулык бәйләтеп куйды.

 – Яшен суга күрмәсен!

 – Әни, ә ул утларга карарга ярыймы?!.. Ул безгә тимиме? Мин куркам... Әминә әнисенә сыенып, тәрәзә яныннан китеп, диванга менеп утырды.

– Кызым, әйдә чәй эчеп алабыз! Сөт белән ясыйммы?

– Эчәбез... эчәбез... әйе, сөт белән...

– Әминә тәлинкәдә өелеп торган аксыл-ал төстәге түм-түгәрәк шарчыкларны күрде дә, гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ачты. Аннары утырган җирдә сикергәләп, әнисенә сорау бирде:

– Әни! Әни! Бу нәрсә?

– Редиска ул, кызым! Менә, беренче уңышыбыз үсеп тә җитте. Ашап кара әле! Тәмлеме?!

Кызчык бер редисканы алып, кетердәтеп ашарга тотынды. Чәйнәлеп тә бетмәгән ят ризык аңа ошады. Ул тагын тәлинкәгә үрелеп:

 – Тәмле! Мин редиска яратам, – дип кабатлады.

 – Син аны ипи белән аша. Ипи белән нык тәмле була. 

Әминә кул сузып бер кисәк ипи алды да, редиска белән бергә тәмләп ашарга тотынды:

 – Әни, әни! Ул ачы түгел. Тәмле! – дип, кыз үзенә бер ачыш ясагандай шат тавыш белән әнисенең күзләренә күтәрелеп карады.

 –  Әйе, кызым, яшелчәләрне ашарга кирәк. Анда витамиинар күп.

 – Ул файдалы, әйеме, әнием!

 – И бәбекәем! Менә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен дә аңлый башладың. Бакчада бөтен әйбер дә тәмле була ул. Эшләп ашаганга күрә дә ризыкның тәмен белә башлыйсың. Син бит минем нәни булышчым. Син су сипкән түтәлдә үсте бит бу редиска. Сиңа да рәхмәт, кызым!

 – Күкри бабай да сипте, әйеме, әни!

 – Әйе, син дә, ул да сипкәнгә, әнә редиска да бик тәмле булып үскән. Икенче килүебезгә тагын үсәр әле. Озакламый кыярлар да өлгерер. Ул чакта йомырка кушып, бик тә тәмле  салат ясарбыз, яме!

Ашап туйган кыз, чәен эчеп бетерде дә, урыныннан кузгалмакчы булды. Әнисе шуны күреп, кызына эндәште:

 – Кызым, нәрсәне оныттык әле?!

 – Әппәр! Әнием, тәмле булды, рәхмәт!

Лилия кызының җитен төсле сары, куе чәчләреннән сыйпап иркәләде.

 – Дөрес, кызым! Табын яныннан рәхмәт әйтмичә кузгалырга ярамый. Үскән кыз беркайчан да рәхмәт әйтергә онытмый. Исеңдә тот, яме!

Лилия чынакларны юып, киштәгә урнаштырды. Тәрәзәгә күз сала-сала өстәлне сөртеп алды.

 – Кызым, тыңлап кара әле, яңгыр туктады бугай, Күкри бабай да башка җиргә китте ахрысы.

Лилия өй ишеген ачып, тышка күз салды.

– Күрсәнә, яңгыр чынлап та туктаган. Әнә кошлар да сөенешеп сайраша. Әйдә, кызым, без дә өйдән чыгыйк әле! Эх, һавасы да һавасы! Ипигә ягып ашарлык!

 – Әни, ә һаваны ипигә ягып буламыни?

 – Сулап туймаслык булганга, халык шулай дип әйтә аны, кызым. Ә халык сүзе – иң хак сүз. Сизәсеңме, ничек иркен сулавы?! Рәхәт бит, әйеме? Әнә сандугач ничек өздереп сайрый. Ишетәсеңме?! Ул да Күкри бабайга рәхмәт әйтә.

 – Кү-к-ри-и  ба-ба-а-а-й, рәх-мә-ә-әт! – дип, Әминә дә болытлар агып киткән якка карап аваз салды.

Күктәге кояш, дөнья белән яңа гына таныша башлаган, рәхмәтле булып үсеп килүче нәни кызчыкка карап, балкып елмайды.