Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 января 2024 10:39

Ничек бака дөнья патшабикәсе булырга теләгән?

Борын-борын заманда, бер патшалыкта, сазлыклы дәүләттә үзен дөньяда иң матур дип санаган бака Бакылдык яшәгән.

Көнозын Бакылдык сазлыкта яшәүче халык алдында мактанып кына йөргән. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган:

–Бакылдык мин, бакылдык,

Мин баткак бака,

Күңелле көлү,

Ква-ква-ква!

Бу сазлыкта акыллы Кәрәкә балыгы яшәгән, ул Бакылдавыкның  җырыннан йоклый алмаган:

–Кечкенәдән үк балакаем истә тот:

Мактану бик начар бит!

Бакылдавык, акыллы Кәрәкә балыгының сүзләренә игътибар итмичә, мактануын дәвам итә. Ә сазлык халкы куркак су кортлары һәм үрмәкүчләр, сазлык кортлары, башбаштаклар һәм кортлар аңа сокланалар. Бары тик акыллы һәм тыйнак Кәрәкә балыгы гына башын селкетеп, боларның барысы да начар тәмамланырга мөмкинлеген белгән.

Бервакыт сазлыкка канаты яраланган  Үрдәк-Дүдәк  төшкән. Ул җылы якларга очарга теләгән. Яралы үрдәк канатларын селкетә-селкетә  ярдәм сораган, сазлыктан котылырга тырышкан. Ләкин Бакылдавыкның гына исе китмәгән, елмаеп кына куйган. Ә яраланган кошка акыллы Кәрәкә балыгы ярдәм иткән һәм үрдәк сазлык янында урнашкан.

Көннәр һәм айлар үткән.  Бакылдавык гел мактана биргән. Дүдәкнең канаты төзәлгән һәм ул акыллы Кәрәкә балыгына рәхмәт әйтеп, җылы якларга очып киткән.

Ә  Бакылдавык үзен дөньяның патшабикәсе дип уйлаган. Ул беркем белән дә дуслашырга теләмәгән, чөнки патшабикәнең дуслары була алмый дип уйлаган.

–Бакылдавык мин, бик уңган,

Карагыз, патша булган!

Барсыннан да көчле мин,

Курыкмыйм мин беркемнән!

Бакылдавык шулай мактанган һәм бер вакыт бәлага очраган. Аны кинәт кенә Челән ишеткән:

–Тукта, Тукта, – дигән  Челән. Хәзер мин сиңа дөньяның нәрсә икәнен күрсәтермен.

Челән баканы тотып ала һәм канатларын җәеп, күккә күтәрелә. Бакылдавык куркып, күзләрен йома.

–Кара, – диде Челән һәм Бакылдавык  күзләрен ачкан. Аста тиз елгалар ага, чиксез урманнар шаулый, биек таулар  күтәрелә. Бакылдавыкның боларны күреп, башы әйләнгән.

–Син үзеңне дөнья патшабикәсе дип саныйсыңмы? Ләкин хәзер дә син бөтен дөньяны күрмисең! Телисеңме, мин аны сиңа күрсәтәм? – дип Челән югарырак күтәрелә башлады.

Ләкин куркып калган Бакылдавык кинәт пышылдады:

–Юк, юк! Кирәкми! Зинһар, мине өйгә җибәрегез. Үз сазлыгыма. Мин дөньяның патшабикәсе булырга теләмим. Һәм бүтән беркайчан да  мактанмаячакмын! Бары тик җибәрегез.

Бу сүзләрне ишеткәч, Челән елмаеп, тәпиләреннән баканы чыгарган. Озак кына Бакылдавык түбәнгә очып барган, ләкин кинәт аны Дүдәк тоткан. Дүдәк саклык белән Бакылдавыкны аның сазлыгына алып киткән:

–Бервакыт мин синнән ярдәм сорадым, ләкин син миңа ярдәм итәргә теләмәдең. Ә хәзер, күрәсең, мин синең гомереңне саклап калдым. Барысын да онытыйк һәм дус булыйк! Дусларсыз яшәп булмый бит! Телисеңме, мин сиңа җыр җырлыйм?

–Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер җанварга,

Дусты булган бәлага эләкмәячәк

Дус һәрвакыт ярдәм итәчәк!

Шул вакыттан бирле күп еллар узган, ә Бакылдавык  бүтән бер тапкыр да мактанмаган.  Дусларның алтыннан кирәгрәк булуына инанган. Ләкин бакаларның күзләре шуннан бирле менә шундый зур булып калган. Менә, минем нәни дусларым, мактанучылар белән нәрсә була.

                                                                                         Зөлфия Йосыфалиева, Казан.